Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны әзерләгән Татарстан педагоглары өстәмә матди ярдәм алачак. Республика Министрлар Кабинеты бу түләүләрне бирү тәртибен раслады, дип яза Татар-информ.
Яңа чара нигезендә, олимпиада призеры яки җиңүчесен әзерләгән укытучыга һәр укучы өчен 86 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Әлеге мөмкинлектән дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында хезмәт куючы педагоглар файдалана ала. Әмма гаризаны карау вакытында да укытучы шул оешмада эшләвен дәвам итәргә тиеш.
Түләү алу өчен педагог үз укучысының быел 9–11 сыйныфлар арасында иң югары нәтиҗәләрнең берсен күрсәтүен һәм аны олимпиаданың йомгаклау этабына әзерләвен раслаучы документлар тапшырырга тиеш. Программа республикада олимпиада хәрәкәтен үстерүгә, укучыларны нәтиҗәле әзерләүче укытучыларга ярдәм итүгә һәм аларның хезмәтен стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Нет комментариев