Чаллыда йөк машиналары йөртүчеләре арасында бөтенроссия һөнәри бәйгесе узачак. «Йөк машинасын иң яхшы йөртүче» конкурсында катнашучылар С һәм СЕ категорияләрендә үз осталыкларын сынаячак.
Ярышның гомуми приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. СЕ категориясендә җиңү яулаган машина йөртүчегә «КАМАЗ» ГАҖ махсус бүләк — «Москвич» автомобиле тапшырачак, дип хәбәр итә Татар-информ «Шәһри Чаллы» газетасына сылтама белән.
- Конкурс 2–4 сентябрьдә үткәрелә. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 22 августка кадәр кабул ителә.
Нет комментариев