Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетың нык булсын дисәң...

Бүген иммунитетны саклау, аны ныгыту иң актуаль сорауларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала.  Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк.

  • Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга.
  • Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан ашарга.
  • Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.
  • Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру да файдалы.
  • Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев