Гериатрия кабинеты – өлкәннәр өчен
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә диспансерлаштыру үткәрелә. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кайтарылган «LADA Largus» автомобиле белән район үзәк дәваханәсенә диспансерлык тикшеренүе үтәргә киләләр. Район үзәк дәваханәсендә 65 яшьтән узган өлкәннәр өчен гериатрия кабинеты эшли.
«Диспансерлык тикшеренүе үтүче өлкән яшьтәге һәр пациентка гериатрия кабинетында профилактик консультация үткәрү өлкәннәрдә еш очрый торган авыруларны ачыклау һәм үзвакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра, – дип аңлата дәваханәдә терапевт, гериатр табибы булып эшләүче Айгөл Нуриева. – Һәр пациентка яшәү рәвеше – диета саклау, физик активлык буенча индивидуаль киңәшләр бирелә. Диспансерлаштыру үтүче пациентларның барысы да «Өлкән яшьтә булу – киртә түгел» дигән тестны үтә. Тест нәтиҗәләре буенча гомуми кабул ителгән нормадан тайпылыш булуы ачыкланган өлкән яшьтәге кешене консультация алу өчен психотерапевтка, психиатрга җибәрәбез. Диспансерлык тикшеренүе үтүче пациентта гериатрия буенча проблемалар ачыкланса, мисал өчен, картлык астениясе синдромы диагнозы куелса, Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенә юллама бирелә. Гериатрия табибы өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый торган полипрагмазия – биш һәм аннан да күбрәк төрдәге дару куллану очракларын ачыклый. Хәзерге заманда бер төрдәге даруның күп төрле исемнәр белән ясалып чыгарылуы гадәти хәлгә әйләнде. Гади итеп әйткәндә, даруның җисеме бер, ә исемнәре күптөрле. Кайбер авырулар төрле исемдәге бер үк даруны кулланалар. Шундый очракларны ачыклау өчен өлкән яшьтәгеләрдән нинди дарулар куллануларын тәфсилләп сорашабыз һәм төпле киңәшләр бирәбез. Гериатрия табибы буларак, өлкәннәргә диспансерлык тикшеренүе үтәргә киңәш бирәм. Хәзерге вакытта өлкәннәр арасында скандинавия йөрешен үз итүчеләр күбәйде. Әгәр дә өлкән кешенең кан басымы тотрыклы булып, йөрәгендә кискен үзгәрешләр юк икән, рәхәтләнеп скандинавия йөреше белән шөгыльләнсен. I, II дәрәҗә артроз, артрит диагнозы булган кешеләр дә скандинавия йөрешенә чыга алалар. Бөтенләй хәрәкәтләнмәү сәламәтлек өчен начар, шуңа күрә III дәрәҗәдә артроз белән җәфаланучыларга әкрен генә, җайлап кына хәрәкәт итәргә киңәш бирәбез», – ди ул.
Картлыкны шатлык итү өлкән кешенең үзеннән дә тора. Аллаһ Тәгалә кешенең дөрес яшәеше өчен Үз Законын булдырган һәм безгә аңлаткан. Ягъни кеше өчен файдалы булган күрсәтмәләрен биреп куйган. Тәүлегенә биш вакыт намаз уку рухи, бәдәни чирләрдән дәва. Намаз уку кешенең рухына шифа бирә. Намазны уку өчен Коръәннән сүрәләр өйрәнергә кирәк. Сүрәне уку, аны ятлау зиһенне ача, хәтерне яхшырта. Икенчедән, намаз хәрәкәтләре – иң камил физкультура. Медицина галимнәре раславынча, намаз укыганда кешенең 365 буыны хәрәкәткә килә. Димәк, буыннар өчен дә файдасы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев