Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бергәләп әйтик: «Табибларга Рәхмәт!»

Бүгенге көндә бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Безнең Тукай район үзәк больницасы да «COVID-19» диагнозлы авыруларны кабул итә. Стационар 1 июньнән коронавируслы авыруларны дәвалау госпитале итеп үзгәртелгән иде. 

Ярты айда биредә 54 кеше дәваланып чыкты. Бүгенгә госпитальдә 72 пациент дәвалану үтә. Аларның 17сендә COVID-19 расланган. Госпиталь башка районнардан да пациентларны кабул итә. Хәзерге вакытта монда Мөслим, Зәй, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнары, Чаллы кешеләре дәвалана. 
Аларның сәламәтлеге, тормышы өчен Галим Сабирҗанов җитәкчелегендәге батыр коллектив көрәшә. Алар иң авыр, киеренке көннәрдә, Гиппократ антына тугры калып, фидакарьләрчә хезмәт итүчеләр – чын мәгънәсендә кеше гомере өчен көрәшүчеләр. һөнәри бәйрәмнәрендә дә аларның бәйрәм турында уйларга вакытлары юк. Бүген больницада дәваланучылар өчен һәр минут, һәр секунд кадерле. Табиблар шуны аңлап эш итә.
Табиблар, шәфкать туташлары һәм санитаркалар бүген бик тыгыз режимда эшлиләр. Иң төп проблема – кадрлар җитмәү. Терапевт-инфекционистлар, шәфкать туташлары, санитарлар кирәк. Форсаттан файдаланып, дәваханә җитәкчелеге башка районнардан да медицина хезмәткәрләрен эшкә чакыра. Госпитальдә эшләү чорында вакытлыча торак, шәхси саклану чаралары бирелә, туклану оештырыла. Әлеге эшләрне оештыруда ярдәме өчен үзәк больница хезмәткәрләре район башлыгы Фаил Камаевка рәхмәтле. Шулай ук госпитальнең «кызыл» һәм «яшел» зоналарында эшләүче барлык персоналга олы рәхмәт. 
Табибларның хезмәте болай да хөрмәтле иде, эпидемия шартларында аларга караш тагын да яхшырды. Без аларга рәхмәт әйтеп баш иябез, сабырлык, ныклы сәламәтлек телибез. Бәлки безнең бу эчкерсез теләкләрне укырга аларның вакытлары да булмас. Тик дөньялар яхшыргач, коточкыч афәттән арынгач, укып күңелләре булыр дигән ышанычта калабыз.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Бүгенге авыр шартларда сезгә түземлек, сабырлык, сәламәтлек һәм рухи ныклык телим. Медицина хезмәткәрләре көне – чын мәгънәсендә изге күңелле кешеләр, фәрештәләр бәйрәме. Без кешелекне коткаручылар, өмет бирүчеләр!
Үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек телим. Тормышыгыз имин, барыр юлларыгыз матур булсын, игелекле хезмәтегез горурлык һәм сөенеч китерсен! 

Районның баш табибы Галим Сабирҗанов.

 

 / Фото үзәк дәваханәдән алынды. 

Резеда Шмелева, Суровка авылы:
– Табиблар бүген сугыш кырындагы кебек эшли. Тәүлек әйләнәсе, ял көннәрсез хезмәт куялар. Ә бит аларның да гаиләләре, балалары бар. Табибларга зур рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, сабырлык, көч-куәт телим!
Халыкка да мөрәҗәгать итәсем килә. Без табибларга ярдәм итәргә тиеш. Гап-гади санитар кагыйдәләрне үтәргә генә кирәк. Эпидемиологик хәлебез шуңа бәйле бит. Кызганыч, авылда яшәүчеләрнең яртысы санитар нормаларны үтәми. Урамнарда пенсионерлар, кечкенә балалар күп. Үзебезнең, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймыйк.

 

Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы:
– Быелгы медицина хезмәткәре көнендә Күзкәйдә һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр үзләренең тугры табиблары Фәнис Харрас улы Шәйхеләхмәтовны һөнәри бәйрәме белән котлый алмыйлар. Көн дими, төн дими ярдәмгә ашыккан, күпме кешеләрне үлемнән алып калган, бар гомерен халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышлаган докторыбыз 52 яшен дә тутырмыйча арабыздан китеп барды. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сораучыга ашыкты, дәвалады. Фәнис Харрасовичка халык рәхмәтен үзен соңгы юлга озатырга баргач күрдек – авылы-авылы белән җыелышып килгәннәр иде. Бүген аны сагыну һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Урыны җәннәттә булсын.

 

Ләйсирә Сәхибҗанова, Калмия авылы:
– Калмия авылында Дания Миннегәрәева 36 ел фельдшер булып эшли. Зур табиблардан да тәжрибәле ул безнең! Кай җирең авыртып барсаң да, диагнозны дөрес билгели. Ул дару белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый. Безнең Флүзәбез дә бар. Ул остазы Даниядан күп әйберләргә өйрәнә. Флүзә Малтабар авылы кызы. Бик йомшак, тәмле телле. Күпме кешене үлемнән алып калган фәрештәләр бит алар безнең. Аларга сәламәтлек, тормыш иптәшләре белән тигез бәхетле гомер телибез. Авыл халкы алар алдында баш ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев