Татарстанда 10 сентябрьдә температура +19 градуска кадәр күтәреләчәк
Яңалыклар

Татарстанда 10 сентябрьдә температура +19 градуска кадәр күтәреләчәк

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшүе ихтимал. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, көндез +14…+19 градус тәшкил итәчәк.

Н.Туганов фотосы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев