«Ак Барс» бүген «Трактор»ны Казанда кабул итә
Спорт

«Ак Барс» бүген «Трактор»ны Казанда кабул итә

Бүген «Татнефть Арена» бозында Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ даими чемпионаты кысаларында Чиләбенең «Трактор» клубын кабул итәчәк.

Казанлылар өчен әлеге очрашуның төп яңалыгы — командага яңа килгән ике хоккейчының дебют ясау мөмкинлеге. Август ахырында клуб белән килешү төзегән америкалы һөҗүмче Кевин Хейс бозга чыгарга әзер. Минскның «Динамо» командасыннан күчкән Егор Соколов та «Ак Барс» өчен беренче матчын уздырырга мөмкин. Ике уенга дисквалификациясе тәмамланган сакчы Митчелл Миллер да составка кире кайта.

«Трактор» командасы исә Казанга баш тренерсыз килә. Скотт Гордон сәламәтлеге белән бәйле сәбәпләр аркасында бүгенге очрашуда катнаша алмаячак. Клубның генераль директоры Иван Савин хәбәр иткәнчә, «Автомобилист» белән матчтан соң тренерның хәле начарланган. Шуңа күрә ул Екатеринбургта табиблар күзәтүендә калган.

Казандагы очрашу Мәскәү вакыты белән 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото/ «Ак Барс» ХК официаль сайтыннан

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев