Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ регуляр чемпионатында «Тракторны» 2:1 исәбе белән җиңде. Матч бүген, 9 сентябрьдә Казанда узды.
Казанның «Ак Барс» командасы 9 сентябрьдә үз бозында КХЛ регуляр чемпионаты матчында Чиләбенең «Трактор» командасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Казанлылар составында Кирилл Семёнов һәм Семён Терехов гол кертте. Җавап голын күпчелек вакытта уйнаганда «Трактор» уенчысы Нэйтан Легаре кертте, әмма кунаклар исәпне тигезли алмадылар.
Кирилл Семёнов өчен бу очрашу КХЛдагы 800нче матчы булды. Шулай ук казанлылар составында яңа уенчылар Кевин Хейс һәм Егор Соколов беренче тапкыр бозга чыкты.
«Ак Барс» өй сериясендәге чираттагы матчын 11 сентябрьдә «Металлург»ка каршы үткәрә. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.
Фото/ «Ак барс» ХК официаль сайтыннан
Нет комментариев