җәмгыять

Россиядә 100 мең сум пенсия алу өчен нинди шартлар кирәк?

Россиядә 100 мең сум пенсия алу өчен хезмәт юлы дәвамында рәсми югары хезмәт хакы алырга кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, халыкара таләпләр буенча пенсия кешенең эшләгән вакыттагы хезмәт хакының якынча 40 проценты булырга тиеш. Шуңа күрә 100 мең сум пенсия алу өчен эшләгән чорда хезмәт хакы да югары булырга кирәк.

Киләчәктә пенсия күләмен арттыру өчен озак вакытлы тупланмалар программасыннан да файдаланырга мөмкин. Бу очракта дәүләт тупланма счетына 360 мең сумга кадәр өстәмә акча кертә ала.

Светлана Бессараб рәсми эшләүнең дә мөһим булуын искәртте. Эш бирүче хезмәткәр өчен иминият кертемнәрен даими һәм тулысынча түләргә тиеш. Бу акчалар киләчәктә пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев