Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус – уен түгел

Кытайда килеп чыккан куркыныч вирус бөтен дөньяны чолгап алды. Бигрәк тә Европа илләрендә ул тиз тарала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны пандемия, ягъни дөнья масштабындагы эпидемия буларак бәяләде. Россиядә дә аның таралу куркынычы бар. Роспотребнадзор инде 93 кешедә коронавирус табылганын хәбәр итә. Шуны истә тотып, ил күләмендә саклану чаралары күрелә.

Татарстанда, Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимы кертелде. Беренче чиратта сүз күп кеше катнашында үткәрелә торган чараларны чикләү турында бара. Халыкара спорт ярышлары кичектерелә. Спорт матчлары җанатарлар катнашыннан башка гына буш залларда узачак. Мәдәни чараларны да туктатып торырга туры килә. Концертлар исә оештыручы як барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәгән һәм тамашачы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган очракта гына үткәрелә ала.
Республикада яшәү-челәрнең барысына да чит илләргә чыгудан тыелып торырга кушылды. Инде чыгарга өлгергән икән, кайткач ул кеше 14 көн карантинда булырга тиеш.
Мәчетләргә йөрүчеләр коронавирус йоктырмасын өчен, Татарстан имамнарына мөселманнар йөрергә тиешле чараларны кыскартырга тәкъдим ителә. 
Тукай районы санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында да сүз куркынычсызлыкны тәэмин итү турында барды. Комиссия рәисе Илфак Бариев кешеләрнең бу мәсьәләгә җитди карарга тиешлегенә басым ясады. Бүгенге көндә илдә, республикада, районда хәл кискен тормый. Ләкин бу әле уяулыкны киметергә ярый дигән сүз түгел, киресенчә, профилактика чараларының үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Утырышта кабул ителгән күрсәтмәләр оешма һәм предприятиеләргә җиткереләчәк. Җитәкчеләр хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре алып барырга, инструктажлар үткәрергә бурычлы. Эш урыннарын, биналарны дезинфекцияләү чаралары узарга тиеш. 
Утырышта бер мәсьәлә өлешчә ачык калды, ул да булса чит илдә йөреп кайткан кешеләрне ачыклау. Кайберәүләр, үзе турында гына уйлап, карантин кагыйдәләрен бозарга мөмкин. Монда инде үзаң дәрәҗәсе белән намуска гына өметләнеп булмый. Тәртип булсын өчен законнар да кертелә. Бу нисбәттән РФ Хөкүмәте карары белән коронавирус инфекциясенең куркыныч авырулар исемлегенә кертелүе турында хәбәр ителде. Белә торып, аңлы рәвештә санитария-эпидемиология нормаларын үтәмәгәннәрне җавапка тарту каралган. Битарафлык яки җавапсызлык күрсәтеп, кешеләрнең авыруына яки үлеменә сәбәпче булган гамәлләр өчен 80 мең сум штрафтан алып биш елга кадәр иректән мәхрүм булу яный. 
Аяныч хәл килеп чыкмасын өчен, коронавируслы территорияләрдән республикага кайткан кеше Роспотребнадзорга үзе турында мәгълүмат җиткерергә бурычлы. Моның өчен тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшли, аның номеры: +7(843) 296-02-24. Үзендә авыру билгеләре сизгән кешегә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Вирус ияртмәү өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим. Көнгә берничә мәртәбә кулны сабын белән юарга, көн саен душта коенырга, биналарны җилләтеп, җыештырып торырга, кеше күп йөри торган урыннарда, транспортта битлек кияргә киңәш ителә. 
Белгечләр вирусның кәгазьдә 3-4 көн, пластикта 9 көн актив булып кала алуын белдергән. Шуңа күрә кибетләрдә банк картасы белән түләү хәерлерәк диләр. Анда да пин-код җыеп түгел, контактсыз түләүләргә өстенлек бирергә. Телефоннарны һәм гаджетларны дезинфекция чаралары белән чистартып торырга киңәш ителә. 

Галим Сабирҗанов, район үзәк дәваханәсе баш табибы: 
– Безнең учреждение гадәти режимда эшли. Санитария кагыйдәләре үтәлә. Дезинфекция чаралары тиешенчә уздырыла. Күрсәтмәләрне төгәл үтәгәндә коронавирус таралу куркынычы юкка чыгар иде дип уйлыйм мин. Безнең илгә ул читтән керә бит, димәк, үтеп керү юллары контрольдә булганда куркыныч кими. Ә менә һәр кеше аңлы булып, үзе өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә җаваплылык тойса, таләпләр катгый булса, аларның үтәлеше контрольдә тотылса, бигрәк яхшы булыр иде. Шул рәвешле коронавируска каршы тору безне оешканлыкка, тәртипкә өйрәтә. 

Наил Габдуллин, район мәгариф бүлеге башлыгы:
– Мәктәпләрдә әлегә кабинет системасы гамәлдә. Тәнәфес вакытларында кабинетларны җилләтеп, сөртеп чыгарга күрсәтмә бирелде. Дезинфекция чаралары кулланыла, тик алар җитеп бетмәс, тагын алырга кирәк булачак. Ата-аналарга бөтен таләпләр, чикләүләр хакында аңлатыла, инструкцияләр таратыла. Каникул көннәрендә балаларны читкә чыгармаска, мәктәпләрдә очрашулар оештырмаска күрсәтмә бирелә. Бер теләгебез бар: балаларның тән температурасын үлчәү өчен мәктәпләргә тепловизорлар алу мөмкинлеге табылса, бик әйбәт булыр иде.

Рамил Сәфәргалин, район спорт мәктәбе директоры:
– Коронавирус, беренчедән, спорт ярышларын үткәрү программаларына үзгәрешләр кертә. Әйтик, 14 март көнне Сосновый Бор поселогында өстәл теннисы буенча ачык беренчелек үтәргә тиеш иде, ул билгесез вакытка чигерелде. Спорт заллары, бассейн гадәти режимда эшли. Ешрак саф һавада булырга, йөзәргә, физик күнегүләр ясарга кирәк. Ә, гомумән алганда, вирус таралу куркынычы халыкны уяу, дисциплиналы булырга өйрәтә дип уйлыйм.

 / Айзилә Абзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев