Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Язгы көйсезлек яки гиповитаминоз белән ничек көрәшергә?

Яз башында без бераз көйсезгә әйләнәбез: тәнне хәлсезлек, йокы баса, нерв киеренкелеге арта, организм үзенә аерым бер төрле игътибар таләп итә. Табиблар моны тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлата. Алар әйтүенчә, мондый халәт гадәттә февральдә үк башлана һәм май ахырына кадәр дәвам итә. Халык арасында аны авитаминоз дип атыйлар, әмма күпчелегебез моны гиповитаминоз белән бутый. Аларның аермалыклары һәм охшаш яклары нәрсәдә соң? Авитаминоз хакында уйдырмаларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.

Беренче уйдырма: витаминнар җитмәү – сезон бәласе. 
Мәкерле авитаминоз, җәен һәм кышын көч туплап, язын, көзен организмга һөҗүм ясый.
Чынлыкта:
Авитаминоз, ягъни теге яки бу витаминның организмда бөтенләй булмавы, безгә бертуктаусыз янап тормый. Гадәттә, ризык белән организм төрле витаминнарга даими тулыланып тора. Көндәлек тормышта кеше организмына гиповитаминоз күбрәк яный. Бу – берәр төрле витаминның организмда бөтенләй булмавы түгел, ә тиешле күләмдә булмавы икән.
Озак вакыт билгеле бер витамин җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин. Әйтик, «А» витамины җитмәү күз күрүен начарайта, тире кипши, тырнаклар һәм чәч «тиз сынучан»га әйләнә. «В» төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлыкка, баш авыртуга, хәтернең начараюына китерергә мөмкин. «C» витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, ди белгечләр.
«А» витамины җитмәгәндә, рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәгәндә чикләвек, миндаль, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе ашарга кирәк. Шулай ук «С» витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай «D» витамины җитмәүне тулыландыра.

Икенче уйдырма: сәламәтлек таблеткалары витаминнар кытлыгыннан коткара.
Яз җитү белән, аптека киштәләрендә берсеннән-берсе матур савытларда «витаминнар парады» башлана. Эшләп чыгаручылар мәҗбүри рәвештә организмны «баетырга» киңәш итәләр.
Чынлыкта:
Теге яки бу витаминга кытлыкның үз билгеләре бар, дидек. Әгәр үзегездә югарыда санап үтелгән симптомнарны сизәсез икән, поливитаминнар алырга дип аптекага йөгерергә ашыкмагыз! Табибка барып киңәшергә кирәк. Кәеф кырылган саен да үзегезгә үзегез поливитаминнар «билгеләү» дөрес түгел. Ни дисәгез дә, алар – химик субстанцияләр. Матур төсле төймәләрне йотарга ашыкканчы, азык рационыгызны баету отышлырак. Кеше һәрвакыт тиешенчә – беренче, икенче, өченче ризык ашый-эчә икән, аңа гиповитаминоз янамый. Ә диеталар белән мавыгучыларга сакланырга киңәш ителә. Нәкъ менә аларның организмын минераль витаминнар комплексы белән ныгыту зарур.

Өченче уйдырма: лимонлы меню барысын да җиңә
Цитруслы җиләк-җимешне, ни өчендер, витаминга кытлыкны җиңү чарасы итеп күрергә ияләштек. Суык тидеме – лимон ярдәм итә. Авырыйсың килмәсә – әфлисун аша.
Чынлыкта:
Аскорбин кислотасы – бөтен витаминнарның патшасы. Аның организмда тиешле күләмдә булуы безнең сәламәтлегебезгә, иммунитет ныклыгына гарантия. Әмма бу – цитруслы җимешләрне килолап ашарга кирәк дигән сүз түгел. Аскорбин кислотасының көндәлек нормасы – 50-100 мг. Тиешле нормада витамин кабул итим дисәгез, көненә бер лимон (100 г лимонда 40 мг аскорбинка бар) яки бер әфлисун (1 әфлисунда 60 мг аскорбинка бар) ашарга кирәк. Ләкин аскорбин кислотасы фәкать цитруслы җимешләрдә генә бар дигән сүз дөрес түгел. Уртача зурлыктагы ике алма яки 100 г тозлы кәбестә дә шул ук күләмдә аскорбинкага ия. 

ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТУНЫҢ БЕРНИЧӘ ЫСУЛЫ
Иммунитетны дарудан тыш башка чаралар да ныгыта икән. Әйтик, рационга дөрес ризыклар сайлау.
1. Җитен мае. «Омега-3» һәм «Омега-6» май кислотасының алыштыргысыз чыганагы. Ул организмның саклану көчен арттыра.
2. Балык һәм диңгез азыклары. Аларда да безне төрле авырулардан саклаучы май кислоталары күп. Диңгез продукциясендә иң зур байлык – йод, цинк, кальций, фосфор һәм селен. Әлеге микроэлементларга дефицит булса, организмның йогышлы чиргә каршы тору көче кими.
4. Тәмләткечләр. Имбир, канәфер, куркума, корицаны тәмләткеч буларак кына түгел, иммунитетны ныгытучы эфир мае һәм башка матдәләр чыганагы буларак кулланырга мөмкин.

Шоколад

Шоколад гади генә ризык түгел. Ул – организмны саклаучы һәм яклаучы. 

  • • Баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Иртүк бер стакан кайнар шоколад эчсәгез, теләсә нинди математик биремнәргә «тешегез үтәчәк».
  • • Кояштан саклый. Эссе, кояшлы көндә урамга җыенсагыз, шоколадның бер шакмакчыгын авызыгызга алыгыз. Андагы флаванол дигән матдә тән тиресенең саклану катламын активлаштырып, кояшның зарарлы нурларыннан саклый, җыерчыклар, яман шеш барлыкка килү куркынычыннан да әйбәт чара икән. 
  • • Ютәлне дәвалый. Кул астыгызда даруыгыз булмаса, берәр плитка шоколад ашап куегыз. Аның составындагы теобромин хәтта авыр ютәлне дә җиңәргә булыша.
  • • Яшь калу чарасы. Беләсезме икән, кара шоколадтагы антиоксидантлар яшь булып калу өчен генә түгел, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә бик файдалы. Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара.
  • • Шоколад йөрәккә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы 37 процентка чигенә.
  • • Кәефне күтәрә, баш миен-дәге серотонин матдәсен арттыра.
  • • Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17 процентка киметә.
  • • Тамак ачуны баса. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.
  • • Шоколад яратучылар озаграк яши.
  • • Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

Чыганак: «Үз өем» – хатын-кызлар өчен электрон журнал.

Ә райондаш-ларыбыз язгы төшенкелек белән ничек көрәшә икән?

Фәния, пенсионер:
– Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Хәзер мин лаеклы ялда, буш вакытым күп. Аяклар авырта башлагач, табиблар йөзү белән шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Аның файдасы искиткеч зур. Аякларның авыртуы басылды, сезонлы авырулар белән интекмим диярлек. Бассейнга йөрү күңелне дә тынычландыра. Анда барган саен үземне кыска вакытлы ялга барып кайткан кебек хис итәм. Кәефләр күтәрелеп китә.

Гөлнара, 42 яшь:
– Аллага шөкер, ел дәвамында кәефем яхшы. Мин бит балалар белән эшлим, алар белән күңелсезләнеп утырырга вакыт калмый. Бергәләп төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнәбез, менә әле хәзер генә аллы-гөлле чәчәкләр ясадык, күңелләргә яз керттек. Буш вакытымда чигәргә яратам, тынычландыра, ял иттерә торган бик файдалы шөгыль ул.

Ләйлә, 32 яшь:
– Минемчә, төшенкелектән, эч пошудан иң яхшы дәва – яраткан эш. Мәдәният хезмәткәрләренә, гомумән, күңелсезләнеп утыру хас түгел. Ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз. Яңа проектлар, яңа программалар төзибез. Өйгә кайткач, балалар белән мәш киләбез. Аннан соң, мин язны яратам. Табигать белән бергә күңелдә яңа өметләр дә уяна.

Наилә, 49 яшь:
– Чыннан да, яз көне хәлсезлек үзен бераз сиздерә инде ул. Хәзер базар һәм кибетләрдә яшелчәләр ел әйләнәсе өзелми. Күп кеше көздән җиләк-җимешне киптереп, туңдырып кышлык запас әзерли, аларны витаминнар кытлыгы чорында куллана. Мин дә гөлҗимеш, төрле үләннәрдән чәй ясап куям. Көн дәвамында шуны эчәргә тырышабыз. Кәефне яхшыртуда бик яхшы ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев