Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм соңармас

Тукай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә кушылуын ишеткәч, кайберәүләр, тукайлыларны чит итмәсләрме, дип сагаеп калды. Ни дисәң дә, телефоныннан 03 яки 112 номерын бер генә мәртәбә булса да җыймаган кеше сирәк, иң кирәкле хезмәт бит. Ләкин шикләнергә урын юк, ярдәмгә өмет итүчеләрнең һәркайсы аны алачак. Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе баш табибының медицина буенча урынбасары, югары категорияле табиб-реаниматолог Лилия Мостафина белән сөйләшкәч, моңа ышаныч тагын артты.

Тукайлыларга узган ел азагына кадәр кадәр ашыгыч медицина ярдәмен район үзәк хастаханәсендә 2014 елда оешкан бүлек күрсәтә килде. «Татарстан» совхозы поселогында һәм Мәләкәстә аның терәк пунктлары эшләде. Җыйнак кына бу бүлекнең мөмкинлекләре дә чикләнгән булганлыктан, халыкның квалификацияле ярдәмне вакытында алу хокукын тәэмин итү максатыннан, әлеге бүлек Чаллы «Ашыгыч ярдәм»енә кушылган. Тыйнак кына аз санлы коллективы һәм техникасы да шунда күчерелгән. Шәһәр станциясендә бүген барлыгы 45 берәмлек машина исәпләнә, 31 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшли. Аерма аңлашыла инде: моңа кадәр районыбызның бөтен авылларына бер-ике машина хезмәт күрсәткән булса, хәзер берьюлы биш-алты бригада чыгып китә ала. Мәләкәстәге һәм «Татарстан» совхозы поселогындагы пунктлар сакланган, Күзкәйдә тагын берәү оештырылган. Чакыру буенча бригадаларның үзәк станциядәгесе түгел, ә кайсысы пациентка якынрак, шунысы җибәрелә. Бу үзгәрешләрнең тукайлылар файдасына икәнлеген Лилия Ләис кызы шулай аңлатып бирде .
 Авыллардан ярдәмгә өмет итеп шалтыратулар саны тәүлегенә 20-28 була, бәйрәмнәрдә 40ка җитә икән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 70 проценты госпитализацияләнә. 
Тукай районы территориясендә яшәүчеләр Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итә, дидек. Ә авыл кешесен, әйтик, авыр хәлдә булса да, бары район хастаханәсендә генә кабул итәләрме? «Юк, – диде табибә ханым, – ярдәмгә килгән бригада пациентның хәлен ачыклый. Әгәр, мисалга, йөрәк өянәге, инсульт кичерүче икән, аны кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә (БСМПга) алып китә. Чөнки анда йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын алдынгы технологияләр кулланып дәвалау мөмкинлеге бар. Кеше гомере һәм сәламәтлеге куркыныч астында икән, ул иң югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә торган клиникага алып барылырга тиеш. Һәр кешенең тиешле ярдәмне алуга хокукы бар». 
Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә яңалыклар әле булачак, диде Лилия Мостафина. 2024 елга кадәр исәпләнгән «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы кысаларында ашыгыч ярдәм күрсәтүне тагын да камилләштерү күздә тотыла. Әйтик, республикада бердәм мәгълүмат челтәре булдыру каралган. Бу инде бөтен Татарстан буенча үзәкләшү булып чыга, ашыгыч ярдәм күрсәтүнең чикләре тагын киңәя дигән сүз. Мисал өчен, ярдәмгә мохтаҗ кешенең телефоныннан хәбәр килүгә, аның янына, кайсы районнан булуына карамастан, иң якындагы бригада чыгып китәчәк. Әйтик, районыбызның Менделеев районы белән чиктәш бер авылында яшәүче ашыгыч ярдәм чакырды ди. Аңа ашыгыч ярдәмне моңа кадәр Чаллыдан күрсәткән булсалар да, күрше район территориясендәге иң якындагы бригада җибәрелергә мөмкин. Кеше сәламәтлеге турында сүз барганда, территориаль бүленеш, теркәлү урыны исәпкә алынмый. 
Мондый мөмкинлекләр киләчәктә булачак. Әлегә исә Тукай районы кешеләренә Чаллы шәһәре «Ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәт күрсәтә. Аның баш табибы урынбасары Лилия Мостафина белдерүенчә, ярдәм һәркемгә дә вакытында күрсәтелсен өчен, станция хезмәткәрләре көнне төнгә ялгап эшлиләр. Ярдәм кирәк булганда, 03 яки 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото Чаллы ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү станциясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев