24 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Игътибар! «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге
Хөрмәтле укучыларбыз! Узган елда районыбызны гөр китереп, милли ризыгыбыз чәкчәк пешерү осталары арасында беренче тапкыр «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе үткәргән идек. Куанычка каршы, әлеге бәйгедә күп осталар катнашты, конкурсны оештыруда без дә бераз тәҗрибә алдык. Әлеге конкурсны бераз башкачарак итеп, быел да уздырырга ниятлибез. Аны узган елдагыдан үзгәрәк, күбрәк осталар катнашында оештырасыбыз килә. Тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез булса, язып җибәрегез, хөрмәтле укучыларыбыз. Конкурс башта төбәкләргә бүленеп үткәреләчәк. Күрше районнар авылларындагы чәкчәк пешерүчеләрне дә күрәсе килә бу бәйгедә. Бер үк вакытта «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге дәвам итә. Хәбәрчеләребездән милли ризыгыбызга дан җырлаган шигырь, җыр текстлары көтеп калабыз. Бүген икенче конкурсантның текстын тәкъдим итәбез.
-
Франция кунагына – каклаган каз
Гасырлар дәвамында бөртекләп тупланган милли байлыгыбызны, рухи кыймммәтләрне саклап калу, югала барган гореф-гадәтләрне, йолаларны мәңгеләштерү – изге эш. Кагыйдә буларак, әлеге юнәлештәге эшләр мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләребезгә йөкләнгән. Һәм нинди зур шатлык, дөньяда үзенең тормышын шушы изге эшкә багышлаган кешеләр дә бар икән!
-
Ил башлыгы әйтте
РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасы турында фикер алышулар дәвам итә. Анда Россия халкының социаль хәлен яхшырту буенча байтак үзгәрешләр булачагы турында хәбәр ителде. Гаиләдә беренче бала тугач ук ана капиталы түләнә башлый, дип белдерде ил башлыгы. Хәзер, индексациядән соң, Ана капиталының суммасы 466 мең 617 сум тәшкил итә. Ә икенче бала дөньяга килгәч, әлеге суммага өстәп 150 мең сум түләнәчәк. Нәтиҗәдә, ике балалы гаилә хөкүмәттән 616 мең 617 сум акча алачак. Мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр көтелә. 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5әр мең сум акча өстәлә башлый. Шулай ук Россия Президенты бөтен ил буенча 1-4 сыйныф укучылары түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш дип белдерде. Бу чара агымдагы елның сентябрь аеннан гамәлгә керәчәк. Әлеге яңалыкларга тукайлыларның карашы нинди?
-
Ашыгыч ярдәм соңармас
Тукай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә кушылуын ишеткәч, кайберәүләр, тукайлыларны чит итмәсләрме, дип сагаеп калды. Ни дисәң дә, телефоныннан 03 яки 112 номерын бер генә мәртәбә булса да җыймаган кеше сирәк, иң кирәкле хезмәт бит. Ләкин шикләнергә урын юк, ярдәмгә өмет итүчеләрнең һәркайсы аны алачак. Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе баш табибының медицина буенча урынбасары, югары категорияле табиб-реаниматолог Лилия Мостафина белән сөйләшкәч, моңа ышаныч тагын артты.
-
2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Татарстанда спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
-
«Җырлыйк әле» – нәкъ безнеңчә, милли тапшыру
Татарстан Яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында атна саен «Җырлыйк әле» тапшыруы дөньяга чыга. Бу тапшыруның максаты изге – халык җырларын, ретро җырларны, милли моңнарыбызны халыкка ирештерү. Бөек Тукай исемен йөрткән районыбызның иң зур горурлыгы – уңган-булган кешеләре, абруйлы ул-кызлары. Татар халкының легендар улы, бөек җырчы Илһам Шакировның туган төбәге талантларга бай. Шушы көннәрдә районның мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Яңа гасыр каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын яздырып кайттылар. Нигездә, бу тапшыру легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, аның иҗатын барлауга багышланган иде. Шушы тапшыруда катнашкан райондашларыбызның тапшыруны әзерләгәндә туган хис-кичерешләре, тәэсирләре белән кызыксындык.
-
Районда грипп теркәлмәгән
Тукай районы үзәк хастаханәсенең поликликасында ел башыннан грипп авыруының бер очрагы да теркәлмәгән.
-
Чаңгы туризмы буенча ярыш үтте
17 январьда Яңа поселогында «Кыш бабай призы»на чаңгы туризмы буенча район ярышлары булып үтте. Чаңгы туризмы буенча ярышны Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе оештырды.
-
Билгеләнү
22 январь көнне Тукай районының эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазифага моңа кадәр Нурлат районы буенча полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән Владимир Елисеев билгеләнде.