Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Игътибар! «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге

Хөрмәтле укучыларбыз! Узган елда районыбызны гөр китереп, милли ризыгыбыз чәкчәк пешерү осталары арасында беренче тапкыр «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе үткәргән идек. Куанычка каршы, әлеге бәйгедә күп осталар катнашты, конкурсны оештыруда без дә бераз тәҗрибә алдык. Әлеге конкурсны бераз башкачарак итеп, быел да уздырырга ниятлибез. Аны узган елдагыдан үзгәрәк, күбрәк осталар катнашында оештырасыбыз килә. Тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез булса, язып җибәрегез, хөрмәтле укучыларыбыз. Конкурс башта төбәкләргә бүленеп үткәреләчәк. Күрше районнар авылларындагы чәкчәк пешерүчеләрне дә күрәсе килә бу бәйгедә. Бер үк вакытта «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге дәвам итә. Хәбәрчеләребездән милли ризыгыбызга дан җырлаган шигырь, җыр текстлары көтеп калабыз. Бүген икенче конкурсантның текстын тәкъдим итәбез.

ЧӘКЧӘККӘ МӘДХИЯ

Уңган халкым минем,
Табыныңа синең,
Ямь өстәүче--затлы чәкчәк ул.
Кояш нурын эчкән
Әчкелт кактан кискән,
Тәм өстәүче аңа чәкчәк ул.
Никах-туйлар булса,
Бәби ашы узса,
Күпереп пешкән чәкчәк өстәлдә.
Тел өстендә эрер,
Баллы тәмен бирер,
Күңелгә нур,шатлык өстәр лә.
Татарның шул затлы,
Бәрәкәтле, татлы
Ризыгы һәр табын түрендә.
Утырсын ла балкып,
Кунакларны тартып,
Һәрчак шулай гомер-гомергә.

Хәмдия Акмалова, 
Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кояш нурын эчкəн Əчкелт кактан кискəн Тəм өстəүче аңа ЧƏЧƏК ул.