Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билгеләнү 

22 январь көнне Тукай районының эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазифага моңа кадәр Нурлат районы буенча полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән Владимир Елисеев билгеләнде.

Владимир Елисеев 1971 елда Аксубай районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1995 елда Яр Чаллының Яңа шәһәр эчке эшләр бүлегендә милиция участок инспекторы ярдәмчесе булып башлаган, 1 нче «Автозавод» полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән. Соңгы ел ярымда Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеген җитәкләгән.
Яңа башлыкны ТР Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов тәкъдим итте. Ул Владимир Елисеевка һөнәри эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм соңгы елларда Тукай районы эчке эшләр бүлеге ирешкән алдынгы позицияләр турында искәртте. 
Коллегия утырышында яңа җитәкчене тәбрикләп сүз алган Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә район эчке эшләр бүлеге бинасын төзекләндерү кирәклеге турында да әйтте. Бина ГЭС бистәсенең 8 нче комплексында урнашкан. Ә аның янәшәсендәге Чаллы шәһәренең 2 нче Комсомол полиция бүлеге бинасы 2018 елда төзекләндерелгән иде. Димәк, хәзер безнеке яңарту көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев