Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Франция кунагына – каклаган каз

Гасырлар дәвамында бөртекләп тупланган милли байлыгыбызны, рухи кыймммәтләрне саклап калу, югала барган гореф-гадәтләрне, йолаларны мәңгеләштерү – изге эш. Кагыйдә буларак, әлеге юнәлештәге эшләр мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләребезгә йөкләнгән. Һәм нинди зур шатлык, дөньяда үзенең тормышын шушы изге эшкә багышлаган кешеләр дә бар икән! 

21 гыйнвар көнне безнең Иштирәккә ерак Франциядән зур кунак килде. «Ак калфак» татар хатын-кызларының Тукай районында булган очрашуында инде ул безнең җирлекне күреп, «киләм әле мин сезгә», – дип киткән кеше иде.
Кадерле кунагыбыз Инира ханым белән очрашуга җирлегебездән чыккан язучы Рәфис Сәлимҗанов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәүбән кызы аларны үз йортында кабул итте. Гадәттәгечә, кунакчыл хуҗабикә кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алды. Токмачлы аш, каз ите белән пешерелгән ботка, телеңне йотарлык тәмле коймак кебек татар халкының милли ризыкларыннан өстәл «сыгылып» тора иде.
Ә Франция кунагының төп максаты татар халкының гореф-гадәтләре турында фильм төшерү икән. Шул фильмның аерым өлеше татар-халык ашларына багышланган. Без инде озак уйлап тормыйча, кунакка хөрмәтле кешеләрне каршы алганда өстәлгә куела торган ризык – каклаган каз әзерләүне күрсәтергә булдык. Бу эшкә осталыгы белән дан казанган Гөлнара Сәүбән кызы үзе тотынды. Ул авыл җирлеге башлыгы буларак, мәртәбәле кунакларны каклаган каз белән каршы алуны гадәткә керткән кеше. Шуңа күрә Иштирәк диюгә, күпләр шушы ризыкны күз алдына китерә.
Инде сезгә каз тозлауны сөйләп тору кирәк түгелдер дип, аңлата-аңлата Гөлнара Сәүбановна бу эшне оста итеп башкарып күрсәтте. Франция кунагы Инира ханым әйтүенчә, фильм әзер булуга, ул аңа презентация ясаячак. Бу чараның иң «тәмле» өлеше татар милли ризыкларын авыз итү булыр, мөгаен. Шул теләк белән Инира ханым Гөлнара Сәүбән кызының әзер каклаган казын сатып алды, шулай ук тәмле авыл эремчеге белән корттан да баш тартмады. 
Чит илдә яшәвенә карамастан, татарлыгын, туган җирендә калган тамырларын онытмаган, халкы белән горурланып яшәүче шушындый милләтпәрвәр кешеләр булганда, татар халкының милли гореф-гадәтләре килер буыннарга да барып ирешер, дигән өмет бар. Бүгенге көндә үз телен, мәдәниятын, тарихын оныткан замандашларыбызны әлеге язма бәлки уйландырыр...
Гаиләләребездә яңгырасын татар теле, татар моңы, табыннарыбыз милли ризыклардан сыгылып торсын! Рәхмәт сиңа, ерак Франциядә үз халкың белән горурланып яшәүче эчкерсез күңелле татар кызы! Безне гадәти тормыштан талпындырып, уйланырга, уйланып кына түгел, эшләргә этәргеч биргәнең өчен гел уңышлар гына юлдаш булсын сиңа!

Гөлсинә Җиләева. 

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев