Комплекс төзү буенча фикер алыштылар
Республика чүп-чар коллапсы алдына килеп басты: гамәлдәге полигоннарның куәте ел саен 1,46 млн тонна каты көнкүреш калдыкларын эшкәртә алмас хәлгә килде.
Бу проблема ничек хәл ителәчәк, дип үткән атнада районда гавами тыңлауларда фикер алыштылар. Тукай районында Татарстанда калдыкларны эшкәртү буенча алты комплексның берсен төзү планлаштырыла. Ел саен республикада 12,12 млн кубометр, ягъни 1,46 млн тонна каты коммуналь калдыклар хасил була.
Коммуналь калдыклар белән эш итүдә яңа алымнар
Татарстанда коммуналь чүпчар күләме арта. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы 2030 елга калдыкларның еллык күләме 12,14 млн кубометрга кадәр, ягъни 1,47 млн тонна тәшкил итәчәк дип фаразлый.
2023 елда, ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда якынча 1,5 млн тонна каты көнкүреш калдыклары барлыкка килгән, шуның 122 мең тоннасы утильләштерүгә юнәлдерелгән, ә зур өлешен –1,4 млн тоннасы – складлау өчен полигоннарга чыгарганнар.
Хәзерге вакытта гамәлдәге объектлар бу күләмне эшкәртеп чыга, әмма якын киләчәктә өстәмә куәтләр таләп ителәчәк. Бизнес вәкилләре һәм экологлар шулай ук калдыклар белән эш итү мәсьәләсендә яңа алымнар эшләргә кирәклеген берничә тапкыр белдерделәр, чөнки аларның тупланган күләмнәре арта.
Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан җитәкчелеге калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа коммуналь инфраструктура булдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
«Барлык техник һәм экологик таләпләр исәпкә алынды»
Әлеге уңайдан Тукай районында булачак инфраструктураның алты элементының берсен — калдыкларны эшкәртү комплексын (КПО) төзү мәсьәләсе гавами тыңлауларда каралды. Комплекста калдыкларны урнаштырырга, эшкәртергә һәм компостларга планлаштыралар. Проект Татарстан Республикасы Инвестиция Советында килешенде.
Тыңлауларда Кенәз авыл җирлегенең биш торак пункты – Казиле, Чыршылы, Кенәз авыллары, Татарстан, Сосновый Бор поселоклары халкы экспертлар фикерен ишетә һәм үз теләкләрен белдерә алды.
Халык белән очрашуга ТР пространствоны планлаштыру институтының бүлек башлыгы, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын эшләүче Владимир Кузнецов, «Төбәк экология операторы»ның төзелеш буенча генераль директор урынбасары Алмаз Зыятдинов һәм Кенәз җирлеге башлыгы Илназ Вилданов килде. Гавами тыңлауларны исә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин алып барды.
Очрашуның беренчесе 100 дән артык кеше яшәгән Казиле авылында үтте. Гавами тыңлауларда авылдашларының мәнфәгатьләрен авыл старостасы Равил Гәрәев яклады.
Спикерлар калдыкларны эшкәртү буенча планлаштырылган комплекс – аның урнашу урыны, эш принцибы, экологик нечкәлекләр, шулай ук халык өчен яңа эш урыннары турында сөйләделәр.
Владимир Кузнецов булачак төзелеш материалларын тәкъдим итеп, аларда барлык техник һәм экологик таләпләрнең исәпкә алынуын ассызыклады. Объектның санитарсаклау зонасы 1000 метр тәшкил итәчәк.
«Бу зона гамәлдәге торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясен капламый. Димәк, экологик таләпләр үтәлгән. Полигоннан (торак пунктларга кадәр) ераклык бер ярым километрдан 11 километрга кадәр тәшкил итә. Территориаль зона фәкать шушы объект өчен генә каралган. Рөхсәт ителгән файдалану төре – калдыклар белән эш итү объектларын урнаштыру өчен», – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Нәрсә эшлиячәкләр?
Объектны төбәк операторы эксплуатацияләячәк һәм аңа хезмәт күрсәтәчәк. «Төбәк экология операторы» генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Алмаз Зыятдинов комплекс Чаллыдан биш чакрым ераклыкта, «Лукоморье» бакчачылык ширкәте, Яңа, Сосновый Бор поселоклары һәм Сарайлы авыллары янында урнашачак, дип сөйләде. Бирегә 11 муниципаль районнан көнкүреш калдыклары китереләчәк.
Әлеге максатларга 64 гектар җир бүлеп бирелә, анда керүче көнкүреш калдыклары агымының 100 проценты араланачак. Оператор каты көнкүреш калдыклары белән дә, сәнәгать калдыклары белән дә эшләргә, органиканы компостларга, икенчел чималны чыгарырга, аны эшкәртүгә тапшырырга һәм эшкәртелмәслек чүпчарны (керүче агымның 50 процентыннан артыграк түгел) күмәргә планлаштыра. Калдыкларны эшкәртүчеләр фикеренчә, регионга тулы цикллы система кирәк.
Җитештерү 250 мең тонна калдыкларны эшкәртүгә исәпләнгән, эксплуатация 25 елга билгеләнгән. Чынлыкта, әлеге вакыт кысалары азрак яки күбрәк булырга мөмкин, бу кертелә торган калдыкларның күләменә һәм тыгызлаучы техниканың сыйфатына бәйле.
Капитал кертемнәрнең якынча суммасы – 3,5 млрд сум тәшкил итә. Предприятиедә 413 эш урыны булдырылачак, Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр күләме ел саен 156 млн сум дип бәяләнә.
Оператор ачыклык керткәнчә, комплексны булдыру полигоннарга йөкләнешне, аларның мәйданын киметергә, икенчел матди ресурсларны («йомык цикл икътисады») җитештерүне үстерүгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасын хәл итәргә һәм экологик мохиткә йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.
Сөйләгәннәрне тыңлаган Казиле авылы старостасы Равил Гәрәев төзелеш калдыклар белән эшләү уңай үзгәрешләргә китерәчәк, аерым алганда, ул шул ук санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсен хәл итәргә тиеш, дип килеште.
«Әгәр ис булса?»
Кенәз авылында да гавами тыңлаулар тыныч үтте. ТР пространствоны планлаштыру институтының бүлек башлыгы тыңлауларда катнашучыларның игътибарын булачак объектның экологик яктан чиста булуына юнәлтте.
«Төзелеш планы әйләнәтирә мохит өчен иминлек һәм иминлекнең барлык мөһим нечкәлекләрен исәпкә алып эшләнде», – дип билгеләде Владимир Кузнецов.
Чыршылы авылында комплекс төзелеше планы да уңай кабул ителде. Яшәүчеләрнең берсе комплекстан ис килү ихтималы турында сорау бирде. «Төбәк экология операторы» вәкиле чыршылыларга бернинди «хуш ис» ишетелмәячәк, дип ышандырды.
«Органик калдыклар компостлаштыру цехына җибәрелә, анда 21 тәүлек дәвамында бүленеп чыга торган метан, азот икеокисе рәвешендәге тискәре бүленешләр һәм черү процессы бара. Вентиляция системалары һәм биологик фильтрлар бу начар исне чыгаруны тәэмин итә», – дип аңлатты Алмаз Зыятдинов.
Билгеләнгән өч атнадан компостлаштыру цехыннан техногрунт чыга, ул алга таба полигоннарны рекультивацияләү өчен, шулай ук юлларны төзекләндерү өчен кулланылырга мөмкин. «Эшкәртелми торган фракцияләрнең 50 процент күләмендә сортларга аеру калдыклары күмү картасына бара. Ул җир өстеннән су үтеп кермәсен өчен махсус экран белән урнаштырыла», — диде Зыятдинов.
«Проект шәхси түгел – дәүләтнеке»
Татарстан совхозы поселогының мәдәният йортына поселок халкыннан кала, үзләренең торак пунктларындагы гавами тыңлауларга өлгермәгән Чыршылы һәм Кенәз авыллары кешеләре дә бар иде.
Наталья Лебеденко поселокта 13 ел яши. Ул җирле халыкка үзенчәлекле ис аркасында дуңгыз комплексы белән булган күршелек ошамый, шуңа күрә яңа төзелешкә дә алар тискәре карыйлар, дип сөйләде.
Тулаем алганда, сораулар һәм фикерләр күп булды. Тукайлылар актив иделәр һәм үз районы язмышы өчен җитди борчылдылар:
– Әлеге комплекста дизбарьерлар кайда? – Грунт суларының пычрануы турында нәрсә әйтеп була? – Комплекс калдыкларны күпме эшкәртәчәк? Тыңлауларда катнашучылар бу һәм башка сорауларга тәфсилле һәм нигезле җаваплар бирүләрен сорадылар.
«Комплекс республика әһәмиятендәге проект, ул хосусый затныкы түгел, бу аны проектлаганда һәм гамәлгә ашырганда җаваплылыкны күздә тота. Сезнең барлык теләкләрегез, каршы килүләрегез һәм тәкъдимнәрегез исәпкә алыначак», – дип ышандырды Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин.
Сезне ишетер өчен
Калдыкларны эшкәртүче комплекс төзелеше проекты белән танышканнан соң, Сосновый Бор поселогында яшәүчеләрне комплексны урнаштыру өчен аларның территориясен сайлау сәбәпләре кызыксындырды.
Тыңлауларга килүчеләр шулай ук экология, логистика, производствоның үзенә кагылышлы сораулар бирделәр.
«Әгәр мин сезне дөрес аңлыйм икән, чүпчарны сортировкалау пунктына җибәргәнче өйдә сортировкалауның мәгънәсе юкмы?» – дип сорау бирде поселокта яшәүче Александр Долженко.
«Әйе, шулай да әйтергә мөмкин. Чөнки чүпчарны төренә карап аеру безнең аңлауда һәм эшкәртү оешмасы аңлавында – төрле», – дип аңлатты Алмаз Зыятдинов.
«Гавами тыңлаулар барышында без сезнең фикерләрегезне, каршылыкларыгызны, теләкләрегезне җыячакбыз һәм аларны проект оешмасына һәм югарырак органнарга тапшырачакбыз. Сезнең фикерегез безнең өчен кадерле, без монда нәкъ менә сезне ишетү, кайбер килешмәүчәнлекләрне, кыенлыкларны хәл итү өчен», – дип билгеләделәр оештыручылар.
Йомгаклап, тукайлыларга яңа комплекста һаваны фильтрлау оештырылачагын искәрттеләр. Бернинди зарарлы матдәләр грунт суларына да, туфракка да, атмосферага да эләгә алмаячак. Пластик шулай ук һавада очмаячак, чөнки сортировкалау ябык бинада узачак. Ә чүпчарны компостлаштырганнан соң чыга торган масса юллар төзелешенә китәчәге хакында кабаткабат әйттеләр.
Татарстанда эшкәртү комплекслары тагын кайда төзеләчәк?
Киләсе елга Татарстанда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча алты комплекс төзелешен башлап җибәрү планлаштырыла. Алар 1,4 млн. тонна чүп эшкәртә һәм 565 мең тоннаны компостлый алачак. Тукайдан тыш, калдыкларны эшкәртү комплекслары Югары Ослан, Лениногорск һәм Питрәч районнарында барлыкка киләчәк. Шулай ук Алексеевск районында муниципальара полигон һәм Яшел Үзәндә чүп чарны сортларга аеру станциясе төзеләчәк. Барлык бу объектларны 2027 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Һәр чүп полигонының территориясе проектлар буенча 6070 гектар тәшкил итәчәк, Питрәч районыннан тыш. Биредә полигон өчен 140 гектар җир бүлеп биреләчәк. Яңа комплекслар республиканың барлык тиешле ихтыяҗларын каплар дип планлаштырыла.
2028 елдан көнкүреш калдыкларын 100 процент эшкәртүне тәэмин итү каралган (агымдагы һәм алдагы ике елга максатчан күрсәткеч 26,7 процент тәшкил итә).
Республика территориясендә калдыкларны эшкәртү буенча комплекслар төзү проектлары «Экология» милли проекты составына керә торган «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектының төп нәтиҗәләренә һәм күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев