Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа коронавирус инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?

Үзизоляция режимыннан чыктык дип җиңел суларга ярамый. Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул безнең белән янәшә йөри. Шуны истә тотып, район үзәк дәваханәсе белгечләре тукайлыларга коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында тагын бер мәртәбә искә төшерә. 

Ни өчен «коронавирус»?
Коронавируслар (фәнни атамасы Coronaviridae) кояшсыман таҗлы шарчыкны хәтерләтәләр. Исеме дә шуннан алынган. Хәзерге вакытта коронавирусның 40лап төре билгеле. 

Коронавирус инфекциясе йоктыру организмны нәрсәгә китерә?
Иң еш күзәтелә торган очрак – вируслы пневмония. Вируслы пневмония вакытында кешенең хәле тиз арада начарая, күп кенә пациентларның 24 сәгать эчендә тын алуы кысыла, үпкәләргә механик вентиляция ясау, респиратор ярдәме кирәк була. Вакытында фельдшерларга мөрәҗәгать итү, дәвалауны тиз арада башлау чирнең узуын җиңеләйтә. 

Үзеңне ничек сакларга, нинди профилактика чаралары кулланырга?
Кулларны һәрвакыт спиртлы эремә белән эшкәртегез яки сабын белән юыгыз. Бу нигә кирәк? Әгәр кул өслегенә вирус эләккән икән, сабын яки спиртлы эремә аны үтерә. 

Кешеләрдән 1,5-2 метр читтә торыгыз. Аерата аларның йөткергәнен, төчкергәнен күрсәгез, температурасы бар икәнен белсәгез. 2019-nCoV кебек респираторлы инфекция белән чирләүче кеше янында бик кечкенә тамчылар да вируслы була. Андый кешегә бик якын торганда вирус һава аша да күчә. 

Кулыгыз белән күзләрегезгә, борыныгызга һәм авызыгызга кагылмаска тырышыгыз. Чөнки куллар белән бик күп өслекләргә кагылабыз. Ә күз, борын һәм авыз аша вирус организмга бик тиз кереп китә.

Респиратор гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авызыгызны салфетка яки терсәк белән каплагыз, салфетканы шунда ук чүп контейнерына ташлагыз һәм кулыгызны антисептик белән эшкәртегез яки сабын белән юыгыз. Әгәр төчкергәндә яки йөткергәндә авызыгызны кул белән капласагыз, микроблар кулыгызга эләгә, аннан соң сез кагылган әйберләргә күчә. 

Температурагыз күтәрелсә, ютәл барлыкка килсә, тын алу авырайса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. 
COVID-19 авыруының барышы төрлечә булырга мөмкин. Инфекция йоктырганнарның күбесендә җиңел симптомнар гына күренә. 

Иң еш күзәтелә торган симптомнар:

  • – тән температурасы күтәрелү;
  • – ару, хәлсезләнү;
  • – коры ютәл;
  • – буыннар һәм мускуллар сызлау;
  • – борын тыгылу;
  • – борыннан агу;
  • – тамак төбе авырту;
  • – диарея.

Симптомнар күпчелек очракта вирус йоктырганнан соң 5-6 көннән генә беленә башлый. Кайвакытта ул 14 көнгә дә сузылырга мөмкин. 
Симптомнары җиңел булган кешеләргә үзизоля-ция режимын саклап өйдә утырырга кирәк. Ә инде температура, тын кысылу барлыкка килгәндә табибка шалтырату , аны өйгә чакыру шарт. 
Чит илдән кайтучылар, авырулар белән контактка керүчеләр өчен 14 көн карантинда утыру мәҗбүри. Ул вакытка больничный түләнә. Анализлар өйдә утыруның унынчы тәүлегенә алына. Нәтиҗә яхшы булса, пациент карантиннан чыгарыла.
Үз сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, тән температурагызны тикшереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев