22 май 2020 яңалыклары
-
Игътибар – балалар!
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 20 майдан «Игътибар – балалар!» дип аталган чара игълан ителде. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итә.
-
«Җиңү открыткалары»
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм «csontukay» инстаграмм аккаунтындагы абунәчеләр арасында «Җиңү открыткалары» конкурсына нәтиҗә ясады.
-
Кисәтәләр дә, искәртәләр дә
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре санитария-эпидемиология таләпләренең үтәлеше буенча чираттагы тикшерүне үткәрделәр. Чара кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максаты белән, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә уздырылды.
-
Пенсионер юл бирмәгән
19 майда, сишәмбе көнне, Иске Җирекле авылының Дуслык урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Сарманга – Казаклар аша
Май башыннан Яр Чаллы – Сарман трассасының 29,6нчы километрыннан 33,4 километрына кадәр участок ремонтка ябылды. Бу – Тукай районының Сарман районы чигеннән алып Теләнче Тамак авылы борылышына кадәр ара. Реконструкция эшләре 31 октябрьгә кадәр барачак. Аны «Татавтодор» ААҖнең Яр Чаллы филиалы эшчеләре башкара.
-
Яңа коронавирус инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?
Үзизоляция режимыннан чыктык дип җиңел суларга ярамый. Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул безнең белән янәшә йөри. Шуны истә тотып, район үзәк дәваханәсе белгечләре тукайлыларга коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында тагын бер мәртәбә искә төшерә.
-
Дүрт участокка су үтеп керде
Яр Чаллыда су күтәрелү аркасында тагын дүрт бакча участогын су басты.
-
Онлайн «Соңгы кыңгырау»
Балалар бакчаларында, башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмен матур итеп уздыру традициясе бар.
-
Алдан тавыш бирү бара
21-22 майда Тукай районы-ның барлык авыл җир-лекләрендә праймериз уза.
-
Басуларда эш тынмый
Чәчү тәмамланды. Әмма, кырларда эш тынмый. Хәзер чәчүлекләрне пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү, тырмалау эше бара.