Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарманга – Казаклар аша

Май башыннан Яр Чаллы – Сарман трассасының 29,6нчы километрыннан 33,4 километрына кадәр участок ремонтка ябылды. Бу – Тукай районының Сарман районы чигеннән алып Теләнче Тамак авылы борылышына кадәр ара. Реконструкция эшләре 31 октябрьгә кадәр барачак. Аны «Татавтодор» ААҖнең Яр Чаллы филиалы эшчеләре башкара. 

«Татавтодор» ААҖ директоры вазифаларын башкаручы Булат Садыйков сүзләренчә, Чаллы – Сарман трассасында йөк автомобильләре һәм җиңел машиналар интенсив хәрәкәттә. Ә Теләнче Тамак – Шыгай участогы аеруча тузган, чокыр-чакырлы булган. Яр Чаллы – Сарман трассасы 3 елга исәпләнгән республика программасына кертелде. Быел әлеге участокка 204 миллион 838 мең сум акча бүлеп бирелде. Эш планы буенча, 3,7 километрга сузылган юлның иске катламы салдырылачак. Аның урынына ком-гравий (ПГС), вак таш-ком (ЩБС) катнашмасы җәелә, ике кат асфальт түшәлә. Шулай ук юл 2 метрга киңәйтелә. 
Бүген бу участокка 60тан артык эшче җәлеп ителгән. Шулай ук фрезерлаучы, асфальт салучы бригадалар хезмәт куя. Өч бульдозер, ике грейдер, ике тыгызлагыч каток, ике экскаватор, уналты үзбушаткыч машина эшли. Эш иртәнге 7дән кичке 6га кадәр дәвам итә. Кайнар ашны урынга алып киләләр. 
Эшләре тәмамлан-ганчы юл йөрүчеләргә Теләнче Тамак – Казаклар – Таулык авылы аша урап йөрергә тәкъдим ителде. Бу юл 12,5 километрны тәшкил итә. Ул машина йөртүчеләр өчен бик уңайлы – төзек. Әлеге юл, участокларга бүленеп, 2018 һәм 2019 елларда республика программалары кысаларында ремонтланган иде.
Таулык һәм Шыгай авыллары арасында, вакытлыча йөрү өчен, трасса белән янәшә урап узучы юл төзиләр. Аның озынлыгы – 1,4 километр. Реконструкция тәмамлангач, ул сүтеләчәк. 
2021 елда бу участокта төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Өч елга исәпләнгән программа кысаларында сигнал баганалары, металл коймалар, автобус тукталышлары урнаштыру күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев