Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп барыбер килә

Кыш көне авырып китү өчен күп кирәкми. Тиешенчә сакланмаганда, салкын тияргә, кискен респиратор инфекция иярергә, грипп йогарга мөмкин. Салкын тию эзсез генә үтми дә әле ул кайчак, сулыш юллары, үпкә ялкынсыну кебек җитди авыруларга сәбәп була. «Кышкы» авырулардан ничек сакланырга соң? Әлеге сорауга җавапны Тукай районы үзәк больницасы баш табибының шифаханә эшләре буенча урынбасары Зөлфия Илмәт кызы Дәүләтова бирде.

«Чынлап та, сулыш юллары, үпкә ялкынсыну белән шифаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел, 2019 елда алар 139 кеше булды – 2018 елгыдан 15 кешегә артыграк та әле», – дип сөйләде табиб. Авырып китмәс өчен ни эшләргә кирәклеген дә аңлатты: «Кайвакыт кискен һава алыштыру да сәбәп була. Әйтик, җылы бүлмәдән кинәт кенә салкынга чыгарга туры килгәндә, сакланырга кирәк. Салкын һавада тын бетеп, сулыш юллары «катып» калу куркынычы бар. Җылыдан салкынга чыкканда авыз-борыннарны шәл яки шарф, һичьюгы бияләй белән капларга, җилгә каршы тормаска тырышырга кирәк». Ә менә җәй көне чәчәк, үлән яки кипкән печән исләреннән җәфаланучылар кышын бераз җиңеллек кичерергә мөмкин икән. Йөрәк авырулылар да кышны ансатрак үткәрә, чөнки эссе җәй алар өчен куркынычрак. Артрит, радикулит кебек авырулар шулай ук кышын бераз басылып торучан, дип сөйләде Зөлфия Илмәт кызы.
Кышкы салкыннарда иң таралган авырулар – грипп һәм кискен респиратор инфекцияләр. Бу авырулардан саклануның иң ышанычлы ысулы – алдан прививка ясатып кую. «Прививканы теләсә кайсы вакытта ясатырга була, – ди табиб. – Хәзер дә соң түгел, киресенчә, бик вакытлы булачак. Моның өчен тукайлыларга яшәү урынындагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививкалар бар кешегә дә җитәрлек итеп фельдшерлык пунктларына таратылды». 
Белгеч әйтүенчә, грипп һәр елны үзгәрә, аның яңа төрләре чыгып тора. Ләкин барыбер прививкадан баш тартырга кирәкми, чөнки ул сәламәтлекне какшатмыйча саклау чарасы бит. «Грипп куркыныч. Ел саен дөньяда өч йөз илле меңгә якын кешенең гомере нәкъ менә шул сәбәпле өзелә, – дип сөйләде табиб. – Җиңелчә мазьлар белән генә кискен респиратор инфекция эләгүдән котылып булмаячагын истә тотарга кирәк. Организмның төп саклану көче – иммунитет, ләкин ул да бөтен авырулардан һәм вируслардан саклап кала алмаска мөмкин. Шуңа күрә, авыру таралган чорда кеше күп җыела торган урыннарга йөрүдән тыелу хәерле. Хәзерге заманда вирус бик тиз күчә, сәяхәт итүчеләргә ияреп, дөньяның бер почмагыннан икенчесенә тиз арада барып җитәргә мөмкин».
Тагын бер «кышкы» проблема – кояш нурлары җитмәү сәбәпле, организмда мелатонин дигән матдәнең азаюы. Кышларын болай да саран гына яктырткан кояш нурларын болыт каплый. Шуңа күрә, кояшка мөмкин кадәр якынрак булырга тырышырга, саф һавага ешрак чыгарга киңәш ителә. Физик эш яки күнегүләр, тишенчә туклану да сәламәтлекне ныгыта. 
«Кышкы» авырулардан саклану өчен тиешенчә ял итү, туйганчы йоклау бик мөһим. Табиб һава шартларына туры килерлек итеп киенергә дә киңәш итә. Әйтик, урамда артык салкын булмаганда, җылы итеп төренүнең кирәге юк, чөнки кеше тирләп китәргә, чишенгәннән соң туңып салкын тидерергә мөмкин. 
Кышын таеп егылулар, имгәнүләр сагалап тора. Уңайлы, табан асты таймый торган аяк киеме кигәннәр һәм сакланып кына атлый белгәннәр бозлы юлда бу бәлане урап узар. Ашыкмыйча, аяк астына карап йөрү – иң хәерлесе. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр, диләр бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев