Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзеңне үзең сакла!

Үзеңне үзең сакла!

  • Грипптан прививка ясату мөһим. Тәүге чиратта, йөкле хатын-кызларга. Аларга прививкасыз һич ярамый. Грипп формалары аларда аеруча авыр уза. Чөнки авырлы булу хатын-кыз организмы өчен стресс булып тора, һәм аларда иммунитет төшү күзәтелә. 
  • Хәвеф төркеменә шулай ук 4-5 яшькә кадәрге балалар да керә. Хроник авырулары булган, шулай ук яман шеш һәм ВИЧ/СПИД белән авыручыларга да прививканы һичшиксез ясатырга кирәк. Калган кешеләр инде үз ихтыярлары буенча эшли.
  • Кайберәүләр, эшен югалтудан куркып, больничныйга китәргә теләми һәм, үзе дә белмәстән, башкаларга да чир йоктыра. Алардан саклану өчен битлек кулланырга була, ләкин аны ике сәгать саен алыштырып торырга кирәклеген онытмагыз. Ә дару препаратларын тик табиб билгеләргә тиеш. 
  • Халык күп җыелган урыннарга, кинотеатрларга, кафе һәм рестораннарга, кибетләргә чыгуны киметегез. Гаиләдә кемдер грипп белән авырый икән, аңа аерым савыт-саба, урын-җир билгеләгез һәм табиб кушканнарны тиешенчә үтәвен контрольгә алыгыз. Шулай ук аның тыныч кына ятып торуы хәерле булыр. 
  • Күпләр грипптан һәм салкын тиюдән халык медицинасы ярдәмендә терелергә тырыша. Авырып киткәндә күп сыеклык эчү (тәүлегенә 2 литрга кадәр) киңәш ителә. Җылы суга бераз лимон яки юкә чәчәге кушарга мөмкин. Шулай ук компотлар эчү яхшы. Бал белән кура җиләге – әйбәт чара, ләкин аларны чама белән кулланырга кирәк. 
  • Елның салкын фасылында кулларыгызны әледән-әле сабын белән юу, өйне һәм эш урынын ешрак җилләтү турында кайгыртыгыз. Шулай ук грипп чоры якынлашуга витаминнар кабул итү кирәк. 
  • Үзегездә грипп билгеләрен тоясыз икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Үз белдегегез белән дәваланып, чирнең катлаулануына юл куймагыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X