Тычкан бизгәге ни белән куркыныч?
Ниһаять, күптән көтелгән җылы җәй килде. Бу матур көннәрдә кемнең генә өйдә утырасы килер икән? Күпләр бүген җирдә, туфракта эшли. Авыл кешесе тик тормый. Ләкин шуны онытмаска кирәк – бу чорда тычканнар бик активлаша. Соңгы вакытта районда тычкан бизгәге белән авыру очраклары ешайды. Бу чир кайсы ягы белән куркыныч, ул ничек күчә, авырмас өчен нинди профилактика чараларын үтәү мөһим?
Нәрсә ул тычкан бизгәге?
Кимерүчеләр бик еш кына инфекция күчерүчеләр була. Тычкан бизгәге – вирус аркасында килеп чыккан, бик авыр үтә торган чир. Симтомнары белән ул салкын тиюгә охшаш: температура күтәрелә, калтырата, туңдыра. Ләкин тычкан авыруы организмның интоксикациясенә китерә, бөерләрдә проблема килеп чыга, тромбогеморрагик синдром тудыра. Ир-атларның әлеге чирне хатын-кызларга караганда авыррак кичерүе билгеле. Бөерләрдә өзлегү килеп чыкканда һәм дәвалануны вакытында башламаганда тычкан бизгәге үлемгә китерергә мөмкин.
Бизгәк ничек йога?
Вирус хайваннардан кешегә күчә. Шуның өстенә, тычканнар вирусны йөртүчеләр генә булып исәпләнми, алар симптомнарны да үзләрендә кичерәләр. Бер кешедән икенче кешегә вирус күчми. Белгечләр зарарлануның түбәндәге юлларын билгели:
- һава-тузан аша – кеше тычкан фекалияләре кисәкчекләрен сулый;
- контактлы – вирус инфекцияле предметларга кагылганда тән тиресенә күчеп, зыян китерә;
- алиментар юл – кеше тычкан экскрементлары белән зарарланган су һәм азык куллана.
Өлкәннәрдә тычкан бизгәге билгеләре:
- тән температурасы 40 градуска кадәр җитү;
- бертуктаусыз баш авыртулар;
- артериаль кан басымы төшү;
- күзләр авырту, күз күреме начараю, яктылыкка көчле реакция;
- пульс кимү;
- биттә, муенда кызыл таплар барлыкка килү;
- култык астына, кулларга вак бетчәләр чыгу;
- косасы килү;
- борыннан агу;
- күздән кан килү.
Балаларда тычкан бизгәге симптомнары:
- тән температурасы 40 градуска кадәр җитү;
- мускулларда нык авырту;
- бик еш косасы килү, күңел болгану;
- күрү начараю;
- калтырату, хәлсезлек;
- мигрень;
- борыннан агу.
Тычкан бизгәгенең беренче билгеләре
Күпләр бизгәкнең беренче билгеләренә игътибар итмиләр, чөнки алар салкын тию, респиратор авыруларга охшаш. Чир кинәт температура күтәрелүдән башлана, аннары туңу, калтырату, баш авырту, хәлсезлек башлана. Моннан тыш, конъюнктивит, тәнгә бетчә чыгарга, тире кызарырга мөмкин. Вирус йоктыргач та пациент һәрвакыт авызында корылык тоярга мөмкин.
Тычкан бизгәге нәтиҗәләре
Тычканнардан, күселәрдән йоккан вирус инфекциясе кешенең сидек кудыру системасына зыян китерә. Бу бөерләрнең эшчәнлеген боза.
Әгәр кеше вакытында больницага мөрәҗәгать итсә, күңелсезлекләрдән котылып калырга мөмкин. Тикшерүләрдән соң табиб дөрес диагноз куя. Доктор кушканнарны төгәл үтәү мөһим. Киресенчә икән, өзлегүләр үлемгә дә китерергә мөмкин.
Профилактика
Бизгәк йоктырудан үзеңне саклар өчен хайваннар белән контактка кермәскә, азык-төлекне кимерүчеләрдән сакларга кирәк. Шулай ук аларны торакка кертмәү чараларын күрергә, аларның балалавына юл куймаска. Моның өчен вентиляция юлларын металл челтәрләр белән капларга, базларда электр барьерлары куярга, йорт яннарын, ашлык саклый торган урыннарны агу препаратлары белән эшкәртергә кирәк.
Чыганак: simptomer.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев