Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инфекциядән ничек сакланырга?

Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул соңгы вакытта көннән-көн ныграк аза. Коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында район үзәк дәваханәсе белгечләре киңәшләрен тагын бер мәртәбә искә төшерү зыян итмәс, мөгаен. 

Коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә иң еш күзәтелә торган очрак – вируслы пневмония. Нәкъ менә шушы авыру бүген бик күп кешенең организмына үтеп керде. Вируслы пневмония вакытында кешенең хәле тиз арада начарая, күп кенә пациентларның 24 сәгать эчендә тын алуы кысыла, үпкәләргә механик вентиляция ясау, респиратор ярдәме кирәк була. Дәвалауны тиз арада башлау чирнең узуын җиңеләйтә. 

Коронавирустан үзеңне ничек сакларга, нинди профилактика чаралары кулланырга соң?

  • – Кулларны һәрвакыт спиртлы эремә белән эшкәртегез яки сабын белән юыгыз. Бу нигә кирәк? Әгәр кул өслегенә вирус эләккән икән, сабын яки спиртлы эремә аны үтерә. 
  • – Кешеләрдән 1,5-2 метр читтә торыгыз. Аерата аларның йөткергәнен, төчкергәнен күрсәгез, температурасы бар икәнен белсәгез. 2019-nCoV кебек респираторлы инфекция белән чирләүче кеше янында бик кечкенә тамчылар да вируслы була. Андый кешегә бик якын торганда вирус һава аша да күчә. 
  • – Кулыгыз белән күзләрегезгә, борыныгызга һәм авызыгызга кагылмаска тырышыгыз. Чөнки куллар белән бик күп өслекләргә кагылабыз. Ә күз, борын һәм авыз аша вирус организмга бик тиз кереп китә.
  • – Респиратор гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авызыгызны салфетка яки терсәк белән каплагыз, салфетканы шунда ук чүп контейнерына ташлагыз һәм кулыгызны антисептик белән эшкәртегез яки сабын белән юыгыз. Әгәр төчкергәндә яки йөткергәндә авызыгызны кул белән капласагыз, микроблар кулыгызга эләгә, аннан соң сез кагылган әйберләргә күчә. 

Температурагыз күтәрелсә, ютәл барлыкка килсә, тын алу авырайса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. 
COVID-19 авыруының барышы төрлечә булырга мөмкин. Инфекция йоктырганнарның күбесендә җиңел симптомнар гына күренә. 

Иң еш күзәтелә торган симптомнар:

  • – тән температурасы күтәрелү;
  • – ару, хәлсезләнү;
  • – коры ютәл;
  • – буыннар һәм мускуллар сызлау;
  • – борын тыгылу;
  • – борыннан агу;
  • – тамак төбе авырту.

Симптомнар күпчелек очракта вирус йоктырганнан соң 5-6 көннән генә беленә башлый. Кайвакытта ул 14 көнгә дә сузылырга мөмкин. 
Симптомнары җиңел булган кешеләргә үзизоляция режимын саклап өйдә утырырга кирәк. Ә инде температура, тын кысылу барлыкка килгәндә табибка шалтырату шарт. 
Үзегезнең дә, тирә-ягыгыздагы кешеләрнең дә сәламәтлегенә битараф булмагыз, тән температурагызны тикшереп торыгыз, саклану чараларын үтәгез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев