29 июнь 2020 яңалыклары
-
Эшмәкәрләргә субсидия алу өчен гариза бирү вакыты 1 июльгә кадәр озайтылды
Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.
-
Йолдызнамә: 29 июнь – 5 июль
Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада кайбер хокукларыгызны аяк тибеп дауларга туры килмәгәе. Хафаланасы юк: дәрәҗәле кешеләр белән элемтәләрегез нәтиҗәсендә барысын да тәртипкә салырсыз. Тормышыгызны тагын да ямьлерәк, эчтәлеклерәк итеп җибәрү, керемнәрне арттыру өчен шәп кенә мөмкинлекләр дә чыгарга тора. Авыз ачып йөрмәскә генә…
-
Каен җиләге нәрсәдән файдалы?
Дару сыйфатында аның яфракларын һәм җиләкләрен җыялар. Яфракларны җиләк чәчәк аткан чорда җыеп өлгерергә кирәк.
-
Кортлар бал жыямы?
Бүген игенчеләр, терлекчеләр генә түгел, умартачылар өчен дә кызу вакыт. Бал сезоны якынлаша. Узган ел бөтен ил буйлап күпләп бал кортлары агуланып үлгән иде. Тикшерүләр бу күренеш авыл хуҗалыгы предприятиеләренең химикатларны тиешенчә кулланмавы аркасында килеп чыгуын ачыклады. Умартачылар табышларын югалтты. Быел да бу күңелсез хәл кабатланмасын өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бу мәсьәләне катгый контрольгә алды.
-
Татарстан 29 июньнән үзизоляциягә бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә
29 июньнән Татарстанда үзизоляция режимына бәйле кертелгән чикләү чаралары өлешчә алыначак. Тиешле карарны Министрлар кабинеты раслады.
-
Инфекциядән ничек сакланырга?
Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул соңгы вакытта көннән-көн ныграк аза. Коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында район үзәк дәваханәсе белгечләре киңәшләрен тагын бер мәртәбә искә төшерү зыян итмәс, мөгаен.