Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кортлар бал жыямы?

Бүген игенчеләр, терлекчеләр генә түгел, умартачылар өчен дә кызу вакыт. Бал сезоны якынлаша. Узган ел бөтен ил буйлап күпләп бал кортлары агуланып үлгән иде. Тикшерүләр бу күренеш авыл хуҗалыгы предприятиеләренең химикатларны тиешенчә кулланмавы аркасында килеп чыгуын ачыклады. Умартачылар табышларын югалтты. Быел да бу күңелсез хәл кабатланмасын өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бу мәсьәләне катгый контрольгә алды.

Хәзерге көндә районда чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү бара. Бу эш «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында» РФ законы нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Аның нигезендә, пестицидлар көндез кояш кызуында яки көчле җил вакытында, умартачыларга алдан хәбәр итмичә кулланылырга тиеш түгел. Бу турыда район җитәкчелеге эре хуҗалыкларны алдан кисәтеп куйды. 
Әмма күптән түгел Игенче авылыннан шомлы хәбәр килеп иреште: үз ихатасында умарта тотучы Әлфизә белән Найел Садыйковларның эшче кортлары үлгән. 20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче гаилә куркуга калган. 
– Бер мәл шундый хәлгә тап булдык: умарталар тирәсендә үле кортлар ята, исәннәре дә хәлсез, – диләр алар.
Авыл янәшәсендә генә рапс басуы урнашкан. Алар «Кама-Бекон» хуҗалыгына карый. Көндез анда техника эшләгән булган. Әллә агу чәчтеләр микән?
Найел Садыйков сүз-
ләренчә, хәзер бал корт-ларының үрчү чоры. Чәчәккә очучы эшче кортлар һәлак булса, балалары өчен азык тупланмый, алар да әрәм була. Умартачылык белән үз көнен күргән авыл кешесе өчен бу чын фаҗига. Садыйковлар бер сезон эчендә ике кат бал аерта торган булганнар. Һәрбер умартадан – 15 килограмм бал. Экологик яктан чиста продуктны авылдашлар да, якын-тирәдәгеләр дә бик яратып алган. Әмма быел күңел тыныч түгел. 
Белгечләр бал кортларын саклау өчен кырларны төнлә эшкәртергә кирәк диләр. Әгәр бу мөмкин түгел икән, ул чагында умарталарын япсыннар һәм бал кортларын агулы химикатлардан сакласыннар өчен умартачыларны кисәтеп куярга кирәк, диләр алар.
Әмма бу сүзләргә умар-тачыларның үз карашы.
– Кибеткә белдерү элгән-нәр-элүен. Тик ул кортларны ничек ябасың? Сыер түгел бит ул. Әгәр умартаның тишеген бу кызуда озакка томалыйсың икән, умарта эчендә нәрсә бар – балы да, корты да эреп агачак. Ул рәвешле генә кортларны саклау мөмкин түгел дип сыкрана умартачылар. 
Тукай районына визиты вакытында Игенчедән Садыйковларның үтенечен без ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровка да ирештердек. Аның бу мәсьәләгә карашы катгый – мәнфәгатьләр конфликты булырга тиеш түгел. Безнең өчен игенчеләр дә, умартачылар да бер дип белдерде. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыклар кече бизнес вәкилләре белән санлашмаска тырыша. Тик моңа юл куелмаячак. Һәрбер шундый шикаять очрагы министрлык тарафыннан аерым тикшерелеп чара күреләчәк, диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев