Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә: 29 июнь – 5 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада кайбер хокукларыгызны аяк тибеп дауларга туры килмәгәе. Хафаланасы юк: дәрәҗәле кешеләр белән элемтәләрегез нәтиҗәсендә барысын да тәртипкә салырсыз. Тормышыгызны тагын да ямьлерәк, эчтәлеклерәк итеп җибәрү, керемнәрне арттыру өчен шәп кенә мөмкинлекләр дә чыгарга тора.  Авыз ачып йөрмәскә генә…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Баштанаяк эшкә чумудан да яхшысы юк: шулай икән, моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләргә ирешәчәксез сез хәзер. Финанс мәсьәләсендә әйбәт яңалыклар – мул гына премия көтелә. Тегеннән-моннан акчалы эшләр дә тәкъдим итәрләр бугай. Булдыра алмасам, нишләрен, дип шикләнеп кенә  калмаска!  Атна ахырында сөеклегез күңелле генә бер яңалык белән куандырыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Моңарчы кичектереп килгән эшләрегезгә тотыныгыз әле.   Бу атнада шуның кадәр җиңел генә башкарып чыгачаксыз  аларны! Тик менә акча кысанлыгы гына берникадәр уңайсызлыкка китермәгәе. Хәер, бу проблемадан чыгу әлләни кыен булмас үзе. Дусларыгызның ярдәме тияр, башка мөмкинлекләр дә туар.

Кысла (22.06 – 22.07) Эшнең очы-кырые күренмәгәнлектән, чираттагы ялны бераз кичектереп торырга туры килер. Аның каравы, хезмәт урынында “йолдыз”га әйләнерсез. Чыннан да, моңа лаек сез! Башкалардан бер башка диярлек өстенлек белән уңышларга ирешисз икән, ничек инде башкача булсын ди?!

Арыслан (23.07 – 23.08) Эштә булсынмы, өйдәме – мөһим бер әйберне күз уңыннан ычкындырмас өчен, вак-төягенә кадәр, бик тә игътибарлы булырга кирәк. Туганнарыгыз арасыннан берсе сәеррәк кенә яңалык әйтеп, уйга калдырыр. Хәер, уйларыгыз әлләни озакка бармас үзе. Әһәмиятлерәк эшләр чыгып, аларны бик тиз куып таратыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Мәңге хәл итеп булмастай тоелган проблемаларыгызның очы күренә башлар. Гомумән, соңгы атналарның ыгы-зыгысы, ниһаять, узганда калыр. Хезмәттәшләрегез үзегезне әйбәт яңалыклар белән сөендерер.  Атна ахырында сәламәтлек кенә бераз үзен сиздереп алмагае.

Үлчәү (23.09 – 23.10 Буй-сынны тәртипкә китерү өчен әйбәт чор. Күптәннән диетага утырырга исәпләп йөрүчеләр менә хәзер планнарын тормышка ашыра башласамы!.. Барысының да җайлы гына барып чыгасына үзләре үк шаккатачаклар. Киренкелеккә урын калдырмаска, кирәкмәгәнгә борчылмаска гына кирәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Акча мәсьәләсендә яхшы якка үзгәрешләр чыгарга тора. Көтмәгәндә генә табыш алып куюыгыз ихтимал. Гомумән, бу атна бик уңышлы узар. Эшегез, бернинди тоткарлыкларсыз, гөрләп барыр, өйдә дә зарланырлык урын булмастыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Уй-хисләрегезне тышка чыгармаска, бәхәсләшеп тормастан, юл куярга! Бик киеренке атна булырга охшап тора бу. Артыгын чәпчемичә, ничек тә тынычрак  уздырып җибәрергә әзер торыгыз шуны. Аның каравы, алга таба барысы да яхшы булачак. Шл исәптән акча мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Уй-фикерләрегез бары тик тормыш-көнкүрешкә  генә бәйле булыр. Ник дигәндә, йорт-җирне карыйсы, акча мәсьәләсен көйлисе бар. Әле тагын, балаларның ялын ничек үткәрәсе, дип баш ватарга туры килер. Кыскасы, бу атнада хезмәт урынында бөтен күңелне биреп эшләү дигән әйберне онытырга туры килер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кулыгызга кергән һәр документны хәрефен дә калдырмыйча укып чыгарга тырышыгыз.  Юкса берәр әйберне күрми калсагыз, үзегезгә үпкәләргә туры килмәгәе. Гаиләгездә дә юл куя белмәгез аркасында бераз гына тавыш булып алмагае. Иң мөһиме – проблемалардан качып котылу түгел, ә аларны хәл итәргә тырышу.

Балык  (20.02 – 20.03) Эшләгәнгә – эш язган, дип, көне-төне хезмәттә булырсыз. Әмма әҗерен дә мулдан алырсыз! Шуңа күрә авырсынып утырасы түгел. Атна урталарында үзегезне бер мөһим очрашу көтә. Һөй, күңелегезне рәхәт кытыклап, онытыла язган хисләрегезне актарып чыгарыр бугай ул…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев