Саулык – иң олы байлык
Сәламәт булуның бар яклап та отышлы булуын халкыбыз төшенде. Олысы да, кечесе дә сәламәт булырга, димәк, олы байлыкка ия булырга тырыша. Бу – бик күркәм гамәл. Чөнки сәламәт булу – үзеңне, гаиләңне, җәмгыятьне дә кайгырту. Бик сөенечле хәл, район җирлегендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел күбәя. Бигрәк тә өлкәннәр бу мәсьәләдә өлгерлек күрсәтә. Хәсән Ягъфәров – гомере буе хөкүмәт эшендә җаваплы вазифа башкарган кеше. Ул, үз эшенә җаваплы караган шикелле, зур байлыгын – сәламәтлеген саклауга да бик җитди каравы хакында сөйләде.
«Сәламәтлекне саклау өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Беренчедән, организмга зыянлы булган хәрам әйберләр кулланмаска: хәмер, шәраб, сыра эчмәскә, тәмәке тартмаска кирәк. Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Көчеңнән килгәнчә физкультура белән шөгыльләнү организмга уңай йогынты ясый. Хәзер шушылар хакында тәфсилләп сөйлим.
Мин иртә белән йокыдан уянгач та 40 минут гимнастика ясыйм. Чиста су эчеп куям. Тормыш иптәшем Хәмдия белән иртәнге ашка эремчек, йомырка, солы боткасы ашарга яратабыз. Ризыкның микъдарын бик чамалап һәм ешрак итеп, көненә 4-5 тапкыр ашыйбыз. Һәр ашау алдыннан бер стакан чиста су эчеп куюны гадәткә керттек. Чиста су – кеше организмы өчен иң файдалы эчемлек. Галимнәр әйтүе буенча, кеше организмының 70 проценты судан тора. Кеше канының 90 проценты, мускулларның 75 проценты, сөякләрнең 28 проценты судан торуы билгеле. Шулай булгач, без чиста суны даими рәвештә эчәргә тиешбез дигән фикерне хуплыйм. Һәм, әйтергә кирәк, үземне яхшы хис итәм.
Ит шулай ук кеше организмы өчен кирәкле ризык. Шуңа күрә төшке ашта 100-150 грамм чамасы суда яисә томалап пешерелгән ит ашыйм. Артыгын куллану олыгайган кеше өчен бик үк дөрес түгел дип уйлыйм. Ә менә җиләк-җимеш, яшелчәне еш һәм туйганчы ашауны гадәткә керттем. Бигрәк тә аш чөгендерен яратам. Яшел суган, укроп, петрушка кебек тәмләткечләр дә һәрвакыт өстәлебездә.
Эштән кайтып ашагач, бераз ял иткәч, скандинавия йөрешенә чыгам. Махсус таяклар сатып алдым. Экономия ясыйм дип чаңгы таягы тотып йөрү дөрес түгел. Һәр спорт төренең махсус җиһазлары була. Скандинавия йөреше өчен махсус таяк уйлап чыгарылган икән, димәк, спортның бу төрен башкарганда аны куллану максатка ярашлы. Таякны гәүдә үлчәменә туры китереп сатып алырга кирәк. Шунысы сөенечле, авылыбызда скандинавия йөреше белән мавыгучылар күбәйде – 10-15 кеше җыелабыз. Җәяү йөрү кеше өчен иң файдалы спорт төре. Чыгымы да юк. Саф һава сулап, тирә-юньгә күз салып, матурлыкка сокланып җәяү йөрү кәефне күтәрә. Яхшы кәеф сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә.
Бик мөһим бер факторны әйтәсем килә, ул да булса, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәү. Ул – турыдан-туры сәламәтлек белән дә бәйле. Баштагы елларда эшкә киткәнче дип иртәнге һәм кич белән өйгә кайткач ястү намазларын укый идем. Аннары биш вакыт намазны төгәл үтәп бара башлагач, бар яклап та канәгатьләнү хисе туды һәм сәламәтлегем дә яхшырды. Елга бер килгән рамазан уразасын тоту да сәламәтлек өчен файдалы. Бу очракта шунысын исебездә тотыйк, уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотам дип ниятлибез. Рамазан аенда уразамны тоткач, Аллаһ каршында бурычымны үтәү сәбәпле, тәнемдә җиңеллек тоям, күңелемдә канәгатьләнү хисе барлыкка килә. Болар барысы да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Райондашларымны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндим!» – дип тәмамлады үзенең сүзен Хәсән Ягъфәров.
Әңгәмәдәшебезнең сәламәтлекне саклауга кагылышлы файдалы киңәшләрен газета укучылар игътибарга алып, тормышларында кулланырлар, шәт. Үз кадереңне белеп, сәламәтлегеңне кайгыртып яшәүне гадәткә кертү – илкүләм дәрәҗәдә мөһим мәсьәлә. Һәм аны чишү, күпчелек очракта, үзебездән тора. Беренчедән, сәламәт кеше үзенә, гаиләсенә, җәмгыятькә файда китерә ала. Икенчедән, яшәүнең ямен-тәмен тоя. Бар яклап та сәламәт булырга тырышыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев