7 февраль 2020 яңалыклары
-
Сәхнәдә – алдынгылар
2019 ел нәтиҗәләре буенча алдынгыларны хөрмәтләү слетында 300дән артык райондашыбызга сәхнәгә чакырып, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр, күчмә кубоклар тапшырдылар.
-
Фаҗигадә ир-атның гомере өзелде
2 февральдә, якшәмбе көнне, кичке сәгать 9 тулганда «Татарстан» совхозы поселогыннан бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтырату килә.
-
"БУ ҖЫРЫҢ БЕЛӘН ҮТЕРДЕҢ МИНЕ!"
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - республика тарихында тирән эз калдырган, бүген дә төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү йөзеннән тавыш бирү игълан ителде.
-
Теләк булса, эш табыла
Тукай районында яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү программасы кысаларында 2019 елда 220 кеше эшкә урнаштырылган. Аларның 60 проценты социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләр. 2020 елның 1 январена эшсез буларак теркәлүчеләрнең саны 87 булган. Бу хакта Яр Чаллы мәшгульлек үзәгенең Тукай районы филиалы мөдире Татьяна Сиврюк атна башында узган киңәшмәдә сөйләде.
-
Саулык – иң олы байлык
Сәламәт булуның бар яклап та отышлы булуын халкыбыз төшенде. Олысы да, кечесе дә сәламәт булырга, димәк, олы байлыкка ия булырга тырыша. Бу – бик күркәм гамәл. Чөнки сәламәт булу – үзеңне, гаиләңне, җәмгыятьне дә кайгырту. Бик сөенечле хәл, район җирлегендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел күбәя. Бигрәк тә өлкәннәр бу мәсьәләдә өлгерлек күрсәтә. Хәсән Ягъфәров – гомере буе хөкүмәт эшендә җаваплы вазифа башкарган кеше. Ул, үз эшенә җаваплы караган шикелле, зур байлыгын – сәламәтлеген саклауга да бик җитди каравы хакында сөйләде.
-
Тагы да «кызу» булачак
Узган ел районда үткәрелгән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Бәйрәм хакындагы уңай һәм матур фикерләр республиканың башка районнарына да тиз арада таралды. Бу, әлбәттә инде, бәйгенең киләчәге, дәвамы бар, географиясе киңәячәк дигән сүз. Шуңа күрә без быелгы бәйгене республика күләмендә үткәрергә булдык. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана.