Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тагы да «кызу» булачак

Узган ел районда үткәрелгән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Бәйрәм хакындагы уңай һәм матур фикерләр республиканың башка районнарына да тиз арада таралды. Бу, әлбәттә инде, бәйгенең киләчәге, дәвамы бар, географиясе киңәячәк дигән сүз. Шуңа күрә без быелгы бәйгене республика күләмендә үткәрергә булдык. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. 

Бүген, 7 февраль көнне, быелгы бәйгенең финалистлары билгеле була. Сайлап алу туры ике җирлектә – Боерганда һәм Бордыда үтә. Үзләрен сынап карарга теләк белдерүчеләр арасында Боерган, Иске Абдул, Яңа Бүләк, Круглое Поле, Иштирәк, Иске Дөреш, Шилнәбаш, Теләнче Тамак, Күзкәй, Калмаш, Сәмәкәй, Калмия, Борды, Татарстан һәм Яңа поселокларының чәкчәк пешерүчеләре бар.
Иң оста чәкчәк пешерүчеләрне махсус комиссия сайлап алып, иң югары бәя алган 6 чәкчәк пешерүче финалга үтә. Алар 27 мартта Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур шоу-программада очрашачак. Аларга көндәш буларак республиканың башка район-шәһәрләреннән дә чәкчәк пешерүчеләр чакырыла. 
Катнашучылар өчен спонсорларыбыз махсус призлар әзерләде. Быелгы бәйгедә дә җиңүчеләргә төп бүләкне спонсорыбыз – «Кукмара савыт-саба заводы» тәкъдим итә. Ә төп җиңүчене, барлык критерийларны да исәпкә алып, дәрәҗәле кунаклардан торган жюри вәкилләре билгеләячәк. 
Лилия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев