Теләк булса, эш табыла
Тукай районында яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү программасы кысаларында 2019 елда 220 кеше эшкә урнаштырылган. Аларның 60 проценты социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләр. 2020 елның 1 январена эшсез буларак теркәлүчеләрнең саны 87 булган. Бу хакта Яр Чаллы мәшгульлек үзәгенең Тукай районы филиалы мөдире Татьяна Сиврюк атна башында узган киңәшмәдә сөйләде.
Татьяна Николаевна белдергәнчә, ел дәвамында эш бирүчеләр барлыгы 1156 вакансия тәкъдим иткән. Бүгенге көндә бер эшсез кешегә 5 вакансия туры килә. Һөнәрләргә килгәндә, эшчеләрдән – слесарь, машина йөртүче, электромонтер, эретеп ябыштыручыларга, белгечләрдән – табиб, инженер, шәфкать туташы, агроном, зоотехникларга өстенлек бирелә. Уртача хезмәт хакы 26 272 сум тәшкил итә (12 130 сумнан башланып 40 000 сумга кадәр).
Мәшгульлек үзәге инвалидларны эшле итүгә аерым игътибар бирә. Узган ел үзәккә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән 47 инвалидның 28е исәпкә куелган һәм 14 кеше эшкә урнаштырылган. Инвалидларны эшкә алучылар: «Гигант» (1 кеше), «Эверест» (1 кеше).
2019 елда һөнәргә өйрәтү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча 40 кеше укыган. Узган ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» программалары гамәлгә куелган иде. Әлеге программалар буенча районда барлыгы 703 кеше белемен яңарткан һәм квалификациясен күтәргән.
Мәшгульлек үзәге яшьләргә, мәктәп укучыларына, инвалидларга һәм ябылудан иреккә чыкканнарга һөнәр сайлауда ярдәм итә. Әйтик, узган ел 1333 кеше прфориентация ярдәме алган, шуларның 1093е – мәктәп балалары.
14-18 яшьлек үсмерләрне каникулларда вакытлыча эшкә урнаштыру оештырыла. Бу программаны үтәүдә «Овощник», «Ярыш», «Сәйдәш», «Гигант», «Камский Бекон», «Биклән» хуҗалыклары, «Доверие» идарә компаниясе, Комсомолец һәм Круглое Поле авыл җирлекләре җитәкчеләренең активлыгы ярдәм итә. Узган ел 90 яшүсмер каникул вакытында эшләү мөмкинлеге алган. «Район администрациясе акча бүлеп биргән очракта бу санны арттыру да мөмкин булыр иде», – диде Татьяна Сиврюк.
2020 елда ил күләмендәге программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Теләге булган кеше 50 яшьтән һөнәргә өйрәнә һәм өстәмә һөнәри белемгә ия була алачак. Өч яшькә кадәрге баласын караучы, алты яшькә кадәрге баласы булган яшь аналар өчен белем алу һәм квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге тудырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев