Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипптан ничек сакланырга?

Көз көне кешенең иммунитеты кими. Грипп, каты респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар саны арта. Башлангыч чорында аларга каршы торыр өчен авырудан ничек сакланырга соң? Нинди дәвалану чараларын күрергә? Бу сорауларга район үзәк дәваханәсе белгечләре җавап бирә.

Грипп – кискен вируслы инфекция. Һәр елны әлеге авыру белән илнең 10-15 процент халкы авырый. Табиблар аңлатуынча, гриппны һәркем йоктырырга мөмкин. Гадәттә, ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. 
Инфекциянең киң таралу урыннары булып мәктәпләр, балалар бакчалары, кинотеатр, сәүдә нокталары, җәмәгать транспорты һәм туклану объектлары, гомумән, халык күп җыелган ябык урыннар санала.
Грипп белән өзлегүләр, гадәттә, түбән иммунитетлы кешеләрдә, йөкле хатын-кызларда, респиратор авырулар белән еш чирләүчеләрдә, алты айдан зуррак балаларда, бакчада тәрбияләнүчеләрдә, укучыларда, медицина, транспорт хезмәткәрләрендә, укытучыларда, студентларда, хәрбиләрдә, 60 яшьне үткән өлкәннәрдә күзәтелә.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренчә, грипптан саклануның иң яхшы профилактика чарасы – гриппка каршы вакцина ясату.
– Прививканы грипп сезоны башланганчы ук һәм көз аенда ясатырга кирәк дип киңәш итәр идем. Иммунлаштыру ел саен үткәрелә, – дип аңлата ул.
Вакцинадан соң иммунитет бер елдан артык саклана, ә аннан соң антител титрлары кими башлый һәм киләсе эпидемия сезонына кеше гриппка каршы якланмаган булып чыга.
Шуның өчен ел саен гриппка каршы прививка ясату гадәти профилактика чарасы булырга тиеш. Бу вирусның гел үзгәреп торуы һәм вакцинаның составы яңартылуы белән дә бәйле. 
– Шушы көннәрдә өлкәннәр һәм балалар өчен гриппка каршы «Совигрипп» һәм «Ультрикс» препаратлары кайтачак. Вакциналар Россиядә җитештерелгән, аларга грипп вирусының соңгы арада еш күзәтелгән төп өч штаммы керә. Барлык тукайлылар вакцинаны районның үзәк дәваханәсендә һәм авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларында бушлай ясата алачак, – дип белдерә Галим Габбасович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев