15 октябрь 2018 яңалыклары
-
Идел буе федераль округы «Россия лидерлары» бәйгесенә гаризалар саны буенча икенче урында
«Россия лидерлары» бәйгесе башланганнан алып дүрт көн эчендә конкурска 50 меңнән артык гариза килгән.
-
Быел Татарстан приставлары алимент буенча бурычларны өч тапкыр артыграк җыйган
Алимент буенча бурычлы кешеләрнең күпчелеген 30-42 яшьлек ир-атлар тәшкил итә.
-
Грипптан ничек сакланырга?
Көз көне кешенең иммунитеты кими. Грипп, каты респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар саны арта. Башлангыч чорында аларга каршы торыр өчен авырудан ничек сакланырга соң? Нинди дәвалану чараларын күрергә? Бу сорауларга район үзәк дәваханәсе белгечләре җавап бирә.
-
«Балаларга көч кулланмау» программасын гамәлгә ашыру
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Хәзерге җәмгыятьтә көч куллану проблемасы» дип исемләнгән тренинг үткәрде.
-
Үз эшләрен үзләре оештыручылар салым органнарына исәпкә мобиль кушымта аша баса алачак
Татарстан Салым хезмәте идарәсе башлыгы үз эшләре белән мәшгуль кешеләргә бюрократия мәсьәләләре мөмкин кадәр аз булачагын ышандырды.
-
Рәкыйп Хәмитов: «Җиңеп алган 35 машинаның берсендә дә йөрмәдем»
Көрәш буенча күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы, бик күп мәртәбәләр республика турнирларын откан, Сабан туйларында бик күпләгән тапкыр баш батыр булып калган Рәкыйп Хәмитовны районда белмәгән кеше юктыр. Кама аръягын дер селкетеп тоткан, көрәш дөньясына «Копченый» кушаматы белән кергән Рәкыйп Хәмитовны шушы көннәрдә редакциягә чакырып әңгәмә кордык. Легендар батыр җиңеп алган призларны кая куйган? Ни өчен аңа «Копченый» кушаматы бирелгән? Җиңү яулар өчен нинди алымнар кулланган? Шулай итеп, бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
-
Карарларны электрон почтага да алырга була
Юл йөрү кагыйдәсен бозуның фото– һәм видеокүзәтү җайланмалары аша теркәлгән очраклары буенча административ хокук бозу турындагы карарларның күчермәләрен электрон почтага да алырга була. Моның өчен транспорт чарасы хуҗасына, махсус үрнәктәге гариза язып, район ЮХИДИ бүлегенә җибәрергә кирәк. Анда гаризада күрсәтелгән документларның күчермәләре дә теркәлергә тиеш.
-
Алтын медальгә нинди укучы лаек?
2018-2019 уку елыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк.
-
Вакытыннан алда туган язучы
Ярый әле Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Нуриханнар үлеп котылган, ярый әле бу тамашаны күрми, юкса йөрәкләре ярылыр иде, - ди Нурихан Фәттахны хатыны.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр ишеп явып,җанга үтеп керерлек салкын җилләр иссә,кыш бик-бик салкын булыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ