Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Организмны чыныктыру бакчадан башлана 

Балаларның сәламәтлеген кайгырту, аны саклау hәм ныгыту – безнең иң мөhим бурычыбыз. Бу максаттан бездә һәрдаим сәламәтлек атналары үткәрелә, дип билгеләп үтә «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.

Сәламәтлек атнасы кысаларындагы чираттагы дәрес саф hавада узды. Өлкән төркемгә йөрүче 14 бала тәрбиячеләре Хәмидә Сәйфуллина белән урамга чыкты. 
Башта балалар физик күнегүләр ясадылар. Аннары, төркемнәргә бүленеп, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бергәләп чанада шудылар. Әйтергә кирәк, мондый чаралар балаларның үзләренә бик ошый.
– Сәламәт булыйм дисәң – хәрәкәт ит. Без мондый атналар уздырып, балаларны кечкенәдән үк сәламәт рәвешенә тартабыз, хәрәкәтле уеннар уйнарга, гимнастика ясарга күнектерәбез, – дип аңлата тәрбияче Хәмидә Сәйфуллина.
«Ак каен» бакчасында гадәти атналарда да hәр иртә гимнастика ясаудан башлана. Бакчада әкиятләр сәхнәләштерелә. Аларның геройлары да балаларны организмны чыныктырырга чакыра, сәламәтлекне кайгыртырга өнди. Ата-аналар катнашында да спорт бәйрәмнәре оештырыла. Сәламәт яшәү рәвешенең тагын бер шарты – туклану режимы. Аңа да игътибар зур, – ди Эльмира Мортазина.
Бакчага ата-аналарны да чакырып уздырыла торган очрашуларда Югары Суыксу фельдшеры Фирдания Шәрипова да катнаша. Ул чирләрдән саклану чаралары турында чыгыш ясый, файдалы киңәшләрен бирә.
– Балаларының сәламәтлеген саклау беркайчан да ата-ана игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Бүген нинди генә авырулар юк бит! Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөhим. Салкын тиюне кисәтүдә организмны чыныктыру зур әһәмияткә ия. Балаларны өй шартларында яланаяк йөртергә, кышын урамда уйнаудан чикләмәскә, хәрәкәтләнүдән тыймаска кирәк. Көннәрнең салкын булуына карамастан, ата-аналар балалары белән саф һавада ешрак булсыннар иде, – ди ул.
Ә «Ак каен»да сәламәтлек атналары алга таба да дәвам итәчәк. Чираттагысын февраль аенда уздырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев