Өлкәннәргә – «медицина десанты»
«Ветераннарыбызга карыйм да, өлкән буын өчен горурлык һәм соклану хисләре кичерәм. Дәһшәтле сугыш елларын үткәннәр, күпне күргәннәр, шуңа карамастан рухи күтәренкелекне, юмор хисен саклап кала алганнар», – ди сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗитова.
Май бәйрәмнәре алдыннан госпитальнең медиклар бригадасы Бөек Ватан сугышы ветераннарын комплекслы тикшерү өчен Тукай районы авылларына чыкты. Әгәр Яр Чаллыда ветераннар яшәгән йортларга медицина белгечләре элек тә йөргән булсалар, Тукай районында бу акция беренче тапкыр үткәрелә. Медицина «десант»ы Биклән һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә тукталды. Соңрак башка авылларга да бару планлаштырыла. Күчмә бригада составына баш табиб Резедә Мәүҗитова, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләү бүлеге мөдире Галина Поваляева, гомуми практика табибы Әбделмәлик Ганиев, табиб-невролог Тәлгать Ситдыйков, табиб Лилия Кириловская, шәфкать туташлары Гөлнур Әхмәтшина, Вера Пискунова һәм фельдшер Илфат Йосыпов кергән иде.
Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев белән бергә бер төркем медиклар, ветеран-әфганчылар Фәрит Галәветдинов һәм Илгизәр Әхмәтханов Мөнирә Бәхтегәрәеваның өенә юнәлде. Мөнирә ханым шушы авылда туып-үскән, мәктәптән соң фельдшерлык курсларын тәмамлаган, 1945 елда фронтка алынган, 1947 елда демобилизацияләнгән һәм кайткач 40 ел буе авылда фельдшер-
акушерлык пунктында эшләгән. Хәзер ветеранга 94 яшь.
«Сез үз яшегездән күпкә яшьрәк күренәсез. Әллә паспортыгызда хата китеп, туу датасы дөрес күрсәтелмәгәнме?» – дип гаҗәпләнделәр медицина хезмәткәрләре. Мөнирә Бәхти кызы, чыннан да, сәламәтлегенә зарланмады, күзләре дә яхшы күрә – шушы көнгә кадәр ул күзлексез укыган. «Аяклар сызлап кына интегәм», – дип бераз зарланып алды ул. Тикшерү үткәргәннән соң табиблар аңа кан басымы даруын алмаштырырга киңәш иттеләр, икенче препаратның рецептын язып бирделәр. Шулай ук ветеранга тулы тикшеренү узу өчен госпитальгә ятарга тәкъдим иттеләр.
Миннәхмәт Гайсин исә, чын хуҗаларга хас булганча, кунакларны каршы алыр өчен йорт капкасы төбенә үк чыкты. Аңа 95 яшь, ул да Биклән авылында туып-үскән. 1943 елда фронтка алынган, белгечлеге буенча элемтәче, Белоруссия фронтында хезмәт иткән. Медицина хезмәткәрләре Миннәхмәт Сәгыйрь улына һәм аның хатыны Галиябикә Нурулла кызына да медицина күзәтүе үткәрделәр. Алар 70 ел бергә яшиләр. Миннәхмәт ага үзе турында: «Миңа хәзер күзләр күрсен өчен күзлек кирәк, колакка – ишетү аппараты, тешләрем дә үземнеке түгел», – ди.
Әңгәмә барышында колак аппаратының ун ел элек сатып алынганы һәм хәзер инде үз функциясен тулысынча башкара алмаганы ачыкланды. Табибларның аңлатуынча, аны һәр дүрт ел саен алмаштырып торырга кирәк. Тулы тикшерү үтү өчен ветеран башта госпитальгә ятудан баш тартты: «Нинди больница, сез нәрсә? Тиздән Җиңү көне, мондый бәйрәмдә түшәктә ятарга мөмкинме?» – диде ул. Аннары, белгечләрне тыңлагач һәм госпитальдәге уңайлы шартлар белән танышкач, риза булды. Әмма 9 Май көнне өенә җибәрүләрен үтенде. Табиблар ир белән хатынга бергәләп дәваланырга тәкъдим иттеләр. Аларны бер палатага урнаштыру мөмкинлеге бар, диделәр. Әмма Галиябикә апа әлегә өйдә калырга карар итте. Кызлары Нәсимә: «Кара, әни, әткәйне берүзен генә госпитальгә җибәрсәң, берәр әби белән танышып кайтыр», – дип шаярып та алды, ләкин бу да тәэсир итмәде.
Бикләннән соң күчмә бригада Кече Шилнә җирлегенә юл алды. Кече Шилнәдә Аркадий Жуков, Олы Шилнәдә Әбүдәр Садертдиновның өенә бардылар. Ак халатлы кунакларны ветераннар һәм аларның туганнары чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән озаттылар.
Мондый күчмә тикшерүләр өйдә утыручы өлкәннәр өчен бик уңайлы – кая да булса барырга, табибка язылырга, чират көтәргә кирәк түгел. «Медицина десант»ында катнашучылар үзләре дә ветераннар белән аралашуның күңелләренә шифа бирүен, өлкән буын вәкилләренең ачыклыгын билгеләп үтте.
«Бүгенге казанышларга без ветераннар аркасында ирештек – без алар алдында бурычлы. Өлкәннәрәбезнең сәламәтлеген ныгыту, гомерен озайту өчен без көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде баш табиб Резедә Мәүҗитова.
Дамир Исламов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев