Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Талпаннан саклан

Талпан энцефалиты (талпан менингоэнцефалиты) – табигый чыганаклы вируслы инфекция. Ул бизгәк, баш мие интоксикациясе (энцефалит) яки баш һәм арка мие тышчыклары (менингит һәм менингоэнцефалит) зарарлану белән характерлана. 

Талпаннан саклану өчен урманга барганда тыгыз, ачык төстәге кием кияргә кирәк.
Талпан тешләсә нишләргә соң? Талпанны алу өчен тиз арада дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөһим. Әгәр моны эшләр өчен мөмкинлекләр булмаса, кадалган урынга көнбагыш мае сөртергә һәм кулга резин перчаткалар киеп, талпанны үзеңә алырга кирәк. Алынган талпанны лабораториягә җибәрү шарт.
Организмга вирус тирегә кадалган талпанны сыткан яки зыян күргән урынны кашыган очракта керә.
Талпан энцефалитыннан саклану өчен урман-парклардан кайткач киемне тикшерү, тәнне карап чыгу кирәк. Алдан талпанга каршы прививка ясатсаң һәм гамма-глобулин кертсәң яхшы. Прививка табигатькә чыгар алдыннан ике атна алдан ясалырга тиеш. Онытмагыз, талпан боррелиозы да (лайма авыруы) талпаннар аша күчә торган авыру. 

Сергей ВДОВИН, 
район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев