Күзкәй авылында балалар өчен мәчет каршында оештырылган җәйге «Мәрхәмәтле балалар» түгәрәге елдан-ел үзенчәлекле төсмер ала. Биредә үсеп килүче буын ислам дине нигезләрен, әхлак һәм тәрбия кагыйдәләрен өйрәнү белән генә чикләнми. Алар төрле һөнәр ияләре белән очраша, авылдагы оешмаларның эшчәнлеге белән таныша, кул эшләре белән шөгыльләнә һәм үз куллары белән төрле әйберләр ясый. Бу күркәм эшкә моннан 11 ел элек нигез салына. Ул вакытта Күзкәй мәчетенә практика узарга килгән Илнур хәзрәт Фәрхетдинов балалар өчен җәйге «Ислам дине» дәресләре оештыра башлый. 2020 елда ул мәчеткә имам-хатыйб итеп билгеләнгәч, бу эш тагын да киңрәк колач ала.
— Балалар белән эшләүне ел дәвамында алып барырга тырышабыз. Дини белем бирү белән беррәттән, әти-әнине хөрмәтләү, туганнар, күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә тору, әхлаклы һәм ярдәмчел булу турында да сөйләшәбез, — ди Илнур хәзрәт.
Тормыш дәресләре — өлкәннәр белән очрашуларда
Башта мәчетнең бер бүлмәсен музей итү планы була. Әмма соңрак бу фикер үзгәрә: бүлмәгә парталар һәм урындыклар урнаштырып, балалар өчен иркен сыйныф ясыйлар. Биредә дин дәресләре белән бергә төрле кызыклы чаралар да үткәрелә. Төрле һөнәр ияләре белән танышуны балалар аеруча яратып кабул иткән. Шундый очрашуларның берсендә алар күп еллар агроном булып эшләгән ветеран янына барып, аның хезмәт юлы белән танышкан.
— Балаларны ветеран агроном янына алып бардык. Ул аларны ишек алдында каршы алды, чәйләр әзерләде. Үзенең тормыш юлы, агроном булып эшләве турында сөйләде, — дип искә ала имам.
Балалар шулай ук авылда озак еллар адвокат булып эшләгән өлкән белгеч белән очрашкан. Аның белән дә җылы әңгәмә корып, һөнәрнең үзенчәлекләре турында мәгълүмат алган.
Экскурсияләр вакытында укучылар колхозда, авыл җирлеге советында, МЧС бүлегендә, электр челтәрендә булган. Фермага барып, кечкенә бозауларга сөт тә эчереп караганнар.
Микроскоп аша фән дөньясына сәяхәт
Кызыклы очрашулар мәчеттә дә оештырыла. Мәсәлән, балалар медицина лабораториясендә 40 елга якын хезмәт иткән Әминә апа белән танышкан. Ул үзе белән төрле лаборатория җиһазлары һәм микроскоп алып килгән. Балалар приборларның ничек эшләвен караган, әзер материаллар ярдәмендә микроскоп аша кан күзәнәкләрен өйрәнгән.
— Канны мәчеттә алмадык, әлбәттә. Әзер материаллар алып килеп, балаларга микроскоптан карарга мөмкинлек бирдек. Алар эритроцитларны, лейкоцитларны үз күзләре белән күрделәр, — ди Илнур хәзрәт.
Кул эшләренә күңел биреп
Түгәрәктә кул эшләре белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Мәчеттә моның өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Балаларның бу эшләргә теләп алынулары бигрәк тә куанычлы.
Мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, актив тормыш алып баручы Рамил исемле егет балаларга парафиннан шәм ясау серләрен өйрәткән. Ул үзе ясаган эшләнмәләрен күрсәткән, парафинны эретеп, төрле формадагы шәмнәр ясау тәртибен аңлаткан. Бу очрашу балалар өчен яңа һөнәр белән танышу гына түгел, ә кешенең мөмкинлекләре нинди булуга карамастан, үз сәләтен табып, аны үстерә алуын күрсәтүче яхшы үрнәк тә булган.
Җәйге түгәрәктә беренче елларда балалар калфак, түбәтәй, читек рәсемнәрен ясап, аларны милли бизәкләр белән бизәгән булса, соңрак исә кызлар тегү машинасында эшләргә өйрәнә. Алар хәтта үзләренә футболка теккән, көндәлек тормышта кулланыла торган прихваткалар ясап, әниләрен дә сөендергән. Малайлар өчен агач белән эшләү аеруча кызыклы.
— Башта агачны кул белән генә кисәрләр дип уйлаган идек. Әмма заманнан артта калмыйк дип, малайларны станокта эшләргә дә өйрәттек, — ди Илнур хәзрәт.
Балалар үрнәккә карап агачтан корабльләр, самолетлар, чыршы макетлары ясаган. Аларның иҗади мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү өчен мәчеткә 3D-принтер да алганнар.
Күзкәйдәге түгәрәкнең төп үзенчәлеге шунда: балалар монда дин нигезләрен өйрәнү белән бергә, хезмәт итәргә, төрле һөнәрләр белән танышырга һәм үз куллары белән әйберләр ясарга да өйрәнәләр. Бүген әзер әйберне сатып алу җиңел. Ә баланың агачны кулына тотып, аны эшкәртеп, корабль яки самолет ясап каравы, үз кулы белән кием тегүе — хезмәтнең кадерен аңларга, үз көченә ышанырга өйрәтә. Төрле һөнәр ияләре белән очрашулар исә балаларның кызыксынуын арттыра, аларга киләчәктә үз юлларын сайлауда да ярдәм итә.
Нет комментариев