Гаиләдә берничә балага бердәм пособие төрле срокларга билгеләнгән булса, түләүләрнең вакытын берләштерергә мөмкин. Бу хакта Россия Социаль фонды «Макс» платформасында хәбәр итте.
Моның өчен балаларның берсенә пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда барысына да бер гариза тапшырырга кирәк. Гаризада «Билгеләү срокларын тигезләү» ("Выровнять сроки назначения") пунктын сайларга кирәк.
Мәсәлән, өч баласы булган гаиләдә пособие һәр балага төрле срокка билгеләнгән булса, әни кеше өч аерым гариза урынына барысына да бер гариза бирә ала. Шул ук вакытта гаиләнең керемнәре һәм мохтаҗлыгы яңадан исәпләнәчәк.
Гариза хупланган очракта, пособие гариза бирелгән айдан соң килгән айдан түләнә башлый. Әгәр түләү билгеләүдән баш тартылса, гаилә элек билгеләнгән пособие алуны аның срогы тәмамланганчы дәвам итәчәк.
Нет комментариев