«Без Белмәмешне коткарабыз!»: «Миләшкәй»дә балалар күңел ачты
Мәгариф

«Без Белмәмешне коткарабыз!»: «Миләшкәй»дә балалар күңел ачты

«Миләшкәй» балалар бакчасында «Без Белмәмешне коткарабыз!» («Спасем Незнайку») дип аталган спорт‑күңел ачу чарасы үтте. Ул җәйге сәламәтләндерү планының истә калырлык өлеше булды.

Кечкенә коткаручылар мавыктыргыч сәяхәткә чыкты. Аларга әкият героен коткарырга кирәк иде. Ләкин бу җиңел генә бирелмәде. Балаларны бик күп сынаулар көтте. Эстафетада балалар үзләренең көчләрен һәм егәрлеген күрсәтте, логик биремнәр үтәгәндә үткен зиһенле булулары ярдәм итте , ә киртәләрне үткәндә чын бердәм команда булып эшләргә өйрәнде.

Эстафетада балалар үзләренең көчләрен һәм егәрлеген күрсәтте.
Эстафетада балалар үзләренең көчләрен һәм егәрлеген күрсәтте.

Залда хөкем сөргән бәйрәм атмосферасы һәм тәрбиячеләр ярдәме сынауларны үтәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Ахырдан Белмәмештән балаларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Балалар үзләре белән бик күп якты истәлекләр алып китте һәм тагын бер мөһим дәресне: бергә булсаң, теләсә нинди авырлыкларны җиңергә була, дигән хакыйкатьне аңлады.

Логик биремнәр үтәгәндә үткен зиһенле булулары ярдәм итте.
Логик биремнәр үтәгәндә үткен зиһенле булулары ярдәм итте.
  • Фото/ «Миләшкәй» балалар бакчасының ВК төркеменнән

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев