Синоптиклар фаразы буенча, 20 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен һәм боз явуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба юнәләчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән җилнең көче 14 метрга кадәр җитәргә, яшен вакытында 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +20..+25 градус булачак. Республиканың көнчыгышында көндез һава +29 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана.
Нет комментариев