Беренче тапкыр беренче сыйныфка: райондашларыбыз яңа уку елына ничек әзерләнә?
җәмгыять

Беренче тапкыр беренче сыйныфка: райондашларыбыз яңа уку елына ничек әзерләнә?

1нче сентябрь якынлаша. Бу көн һәркем өчен дулкынландыргыч, әмма беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ул аеруча җаваплы чор. Гаиләләр уку елына әзерме, мәктәп кирәк-яраклары алынганмы? Бу сораулар белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Заманча әзерлек: бәяләр һәм онлайн уңайлыклар

Бүгенге көндә мәктәпкә әзерләнү беркадәр җиңеләйде дә, матди яктан авырлашты да дияргә була. Әти-әниләр әйбер эзләп шәһәр буйлап йөрмичә, күбрәк маркетплейсларга өстенлек бирә — заказны өйгә яки якын-тирәдәге алу пунктына гына китерәләр. Шулай да бала әзерләү чыгымнары шактый зур.

Райондашларыбыз нәрсә сөйли?

Ләйсән Әхмәтвәлиева (улы Мурат беренче сыйныфка бара), Биклән авылы:

— Улымның мәктәпкә баруына әле дә ышанып бетеп булмый, бик дулкынланам. Вакыт бик тиз үтте, әле күптән түгел генә балалар бакчасына йөри башлаган идек, тиздән мәктәп бусагасын атлыйбыз. Алган әйберләребез арасында иң кыйбатлысы костюм белән чалбар булды. Ә менә мәктәп кирәк-яраклары алу иң күңеллесе иде: яраткан геройлары төшерелгән пенал, төрле төсле карандашлар, фломастерлар сайладык. Хәзер маркетплейстан гына заказ бирәбез, уңайлы. Нәни Мурат үзе бик борчылмый. Бакчага бергә йөргән дуслары белән очрашуны түземсезлек белән көтә.

«Мәктәп тормышы бик кызыклы, ул сезнең иң рәхәт чагыгыз».
«Мәктәп тормышы бик кызыклы, ул сезнең иң рәхәт чагыгыз».

Мин аңа: «Мәктәп тормышы бик кызыклы, ул сезнең иң рәхәт чагыгыз, яңа дусларың булыр, күп белем алырсың», — дип аңлатам. Улым бик хыялый: көн дә яңа һөнәр сайлый — янгын сүндерүче, яисә полиция хезмәткәре буласы килә, кайчак самолетта очырга – пилот булырга хыяллана. 1нче сентябрь көнне гаиләбез белән тантаналы линейкага барырбыз, аннары балалар белән карусельләргә, кафега барып бәйрәм итәчәкбез.

Рузилә Фролова (кызы Диана беренче сыйныфка бара), Калмия авылы:

— «Балам беренче сыйныфка бара» дип аңлагач, иң беренче кичергән хисләрем — горурлык һәм бераз курку булды. Кызым бик шаян, хәрәкәтчән — дәрестә ничек утырып торыр инде дип борчылам. Безнең өчен иң күңеллесе мәктәп формасы алу булды. Кызымның көрән күлмәк һәм ак алъяпкыч кигәч сөенүләрен күрсәгез иде! Хәзер Диана портфелен тутырып мәктәпкә баруны көтә. Кызымның хыяллары зурдан — үскәч укытучы булам ди. Яраткан фәннәре физкультура белән математика булыр дип уйлыйм.

«Укытучыдан курыкма, ул синең икенче әниең кебек».
«Укытучыдан курыкма, ул синең икенче әниең кебек».

Үземнең балачактан чыгып, кызыма биргән төп киңәшләрем шундый булды: «Укытучыдан курыкма, ул синең икенче әниең кебек, барысын да сора. Ялгышсаң — бер начарлык та юк, карандашның бетергечләре нәкъ менә шуның өчен ясалган». Мәктәп елларыннан әти-әни буларак мин гаделлек, балаларга карата хөрмәт һәм заманча фикерләү көтәм. Безнең гаилә өчен 1нче сентябрь ел саен зур бәйрәм.

Мин үзем 14 ел укытучы булып эшлим, әнием 40 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итте. Шуңа күрә төпчек кызыбызны мәктәпкә илтү — безнең өчен аеруча зур тантана. Балаларның әтисе эш үзенчәлекләре аркасында һәр бәйрәмдә катнаша алмый, әмма «1нче сентябрьдә мәктәпкә үзем илтәм» дип сүз бирде. 

Гомергә бер була торган вакыйга

Алия Латыйпова (кызы Ләйлә беренче сыйныфка бара, Түбән Суыксу авылы):

Төпчек бала булганга микән, укучы булачагына әле дә ышанып булмый. 1нче сентябрьгә мәктәпкә барганчы күңел ышанмас әле мөгаен. Карап куям да, 7 яшь бит инде, мәктәпкә бара кызыбыз Аллаһы боерса дим, ләкин күңел һаман ышанмый, күзләргә яшь килә. Иң кызыгы да, иң кыйммәте дә форма алу булды — әни кешегә бер төрле ошый, кыз балага икенче төрле. Аллаһка шөкер, тырыша торгач икебезгә дә ошый торганны таптык. Мәктәп формасы, физкультурага форма, аяк киемнәре, канцтоварлар әзерләп куйдык.

«Укытучы апагызны тыңларга, аңламыйсыз икән, курыкмыйча сорарга кирәк, сезнең төп эшегез — уку»
«Укытучы апагызны тыңларга, аңламыйсыз икән, курыкмыйча сорарга кирәк, сезнең төп эшегез — уку»

Кызым апасыннан күреп чамалый, тегендәй-мондай әйбер генә ярамый, «в тренде» булырга тиеш әйберләр сайлый. Вак-төяген санамыйча, якынча 20 меңләп акча китте бугай. Ләйләнең исә тизрәк мәктәпкә барасы килә. Балалар бакчасында математиканы нык яратып эшләде, мәктәптә дә яратыр дип уйлыйм. Үскәч дизайнер буласым килә ди, хәзер үк курчакларына киемнәр тегә, өйләр ясый. Балалар белән һәрвакыт: «Укытучы апагызны тыңларга, аңламыйсыз икән, курыкмыйча сорарга кирәк, сезнең төп эшегез — уку», — дип сөйләшәбез.

Мин үзем һәр ел саен 1нче сентябрьне көтеп ала идем: яңа форма, яңа әйберләр, китап-дәфтәр исе... Әти-әнием укытучылар булганга, мәктәп балачактан ук якын булды. Балаларның югары әхлаклы кеше булып үсүенә, җәмгыятьтә үз урыннарын табуларына ышанып калам. Быел бәйрәмгә линейкага гаиләбез белән барабыз, Аллаһы боерса, әби-бабайлар да киләчәк. Гомергә бер була торган вакыйга бит, бәйрәм өстәле ясап утырырга исәп бар. 

Киләчәккә зур өметләр белән

Райондашларыбыз билгеләп үткәнчә, заман таләпләре яки бәяләр үзгәрсә дә, беренче сыйныф укучыларының күзләрендәге шатлык очкыннары һәм яңа тормышны көтү хисләре шул ук кала. Гаиләләрнең бердәм теләге — нәниләрнең тирән белем алуы, яңа дуслар табуы, югары әхлаклы кешеләр булып үсүе һәм мәктәп елларының күңелле узуы. Райондашларыбыз бәйрәм тантанасына тулысынча әзер. Нәни укучыларыбызга яңа белем дөньясында уңышлар гына юлдаш булсын!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев