җәмгыять

Интернеттан машина алырга уйлаган ир-ат акчасыннан колак каккан

Түбән Камада бер ир-ат интернет аша автомобиль сатып алырга уйлаган һәм мошенникларга 1 миллион 200 мең сумнан артык акча күчергән.

Белдерүләр сайтында Европадан автомобильләрне китереп бирү турындагы рекламаны табып, ул менеджер белән элемтәгә кергән һәм килешү төзеп, таможня түләүләре өчен 472 500 сум күчергән, аннары автомобиль өчен тагын 817 500 сум җибәргән.

Күчерелгән акчаның гомуми суммасы 1 290 000 сум тәшкил иткән. Мошенникларның тагын 650 000 сум күләмендә залог соравы ир-атта шик тудырган. Шуннан соң ул компания вәкилләре белән күрсәтелгән адреста очрашырга уйлаган, ләкин ул адреста оешма юк икәнлеге ачыкланган. Сатучы белән элемтә дә өзелгән. Әлеге факт буенча буенча җинаять эше кузгатылган.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев