Юл штрафын 25 процент ташлама белән кайчан түләргә мөмкин
җәмгыять

Юл штрафын 25 процент ташлама белән кайчан түләргә мөмкин

Татарстанда машина йөртүчеләрнең кайбер юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны 25 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге бар. Моның өчен штраф турындагы карар үз көченә кергән көннән башлап 30 көн эчендә акча кертергә кирәк.

Кайсы очракларда ташлама бирелми?

Түбәндәге хокук бозулар өчен штрафны ташламалы рәвештә түләп булмый:

  • исерек килеш автомобиль йөртү;
  • медицина тикшерүе узудан баш тарту;
  • юл хәрәкәте кагыйдәсен кабат бозу, шул исәптән тизлекне арттыру, кызыл утка чыгу һәм каршы як полосага керү;
  • тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт белән кабат идарә итү;
  • юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зыян китерү.

Нинди хокук бозу кабатланган дип санала?

Шофер алдагы шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә яңадан юл кагыйдәсен бозса, бу очрак кабатланган хокук бозу буларак карала.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев