Бүген, 21 августта республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Иртән аерым районнарда яшен, боз һәм томан фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан көньякка таба юнәлешен үзгәртеп, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 14 метрга кадәр көчәергә, яшен вакытында 15–20 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10...+15, көндез +20...+25 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев