Очыш тоткарланса: авиапассажирларның төп хокуклары
җәмгыять

Очыш тоткарланса: авиапассажирларның төп хокуклары

2026 елның 1 мартыннан пассажирлар әгәр рейс күрсәтелгән вакыттан 30 минуттан артыкка кичектерелсә яки самолет бөтенләй очмаса, билетнең тулы бәясен кайтару мөмкинлегенә ия. Бу карар хәтта «кайтарылмый торган» тариф буенча сатып алынган билетка да кагыла.

Очыш кичектерелгәндә авиакомпания көтү вакытына карап түләүсез хезмәтләр күрсәтергә тиеш:

  • 2 сәгатьтән соң — салкын эчемлекләр һәм телефоннан ике тапкыр шалтырату (яки e‑mail хаты);
  • 4 сәгатьтән (һәм аннан соң көндез һәр 6 сәгать саен) — кайнар аш;
  • Көндез 8 сәгать, төнлә 6 сәгать кичектерелгәндә — гостиницага урнашу, трансфер һәм багажны саклау — болар барысы да түләүсез булырга тиеш.
  • Очышны күпме көтүгә карамастан, 7 яшькә кадәрге баласы булган пассажирлар махсус бүлмә белән тәэмин ителергә тиеш.

Билетне кайтарудан тыш, пассажир тагын түбәндәгеләрне таләп итә ала:

  • Тоткарлык нәтиҗәсендә туган зыянны компенсацияләү (мәсәлән, эш сәфәре бозылган, торак арендаланган өчен). Моны раслаучы документлар булырга тиеш.
  • Мораль зыян өчен компенсация
  • Штраф — һәр кичеккән сәгать өчен 100 сум, ләкин ул билет бәясенең 50 %ыннан артмаска тиеш. Мөһим искәрмә: тоткарлык билгеле бер шартлар аркасында булса, (һава торышы, форс‑мажор), авиакомпания штраф түләүдән азат ителә.

Беренче чиратта нишләргә кирәк?

Рейс кичектерелүен яки очыштан алынуын расларга: аэропортта авиакомпания вәкиле белән элемтәгә кереп, билетка билге куйдыртырга яки справка алырга кирәк. Бу документ килгән зыянны каплау өчен претензия биргәндә кирәк булачак. Әгәр авиакомпания законлы таләпләрне үтәмәсә, Роспотребнадзорга (шул исәптән консультация үзәгенә) яки транспорт прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев