Чаллы шәһәр суды юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җиде яшьлек бала файдасына 30 мең сум әхлакый зыян компенсациясе түләтү турында карар чыгарган.
Юл-транспорт һәлакәте 1 февральдә Шәрипов урамында булган. Honda автомобилен йөрткән 41 яшьлек ир-ат юл һәм һава торышы шартларын исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә, аның машинасы Soueast SO9 автомобиле белән бәрелешкән. Авария вакытында икенче машинада җиде яшьлек бала да булган. Бәрелешү нәтиҗәсендә ул тән җәрәхәтләре алган.
Баланың хокукларын яклап, Чаллы прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек органы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шофердан балага китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация түләтүне сораган. Суд прокуратура таләбен канәгатьләндергән һәм бала файдасына 30 мең сум түләтергә карар кылган. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Нет комментариев