Тукай районының Круглое Поле поселогында яшәүче Хәйрлевара Ямалеева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранының гомере сугыш еллары, авыр хезмәт һәм туган җир белән бәйле.
Ямалеева Хәйрлевара Ситдыйк кызы, 1926 елның 21 августында Тукай районы Ташкичү авылында биш балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь кенә була. Яшь кызга колхозда нинди эш кушылса, шуны башкарырга туры килә. Хәтта ат караучы булып та эшли. "Ашарга биргәндә атлар миңа юл биреп торалар иде" - дип искә ала бүген 100 яшлек әби. Ачлык елларында атларны исән саклау өчен салам урлап алып кайтып ашаткан чаклары да булган. Моның өчен үзенә дә авырлыклар кичерергә туры килгән.
— Сугыш вакытында без күргәннәрне Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен, — дип искә ала Хәйрлевара әби.
Ул биш сыйныф белем алган: дүрт ел Ташкичүдә, бишенче сыйныфны Мусабайда укыган. Ул вакытта мәктәпкә дүрт чакрым җәяү йөрергә туры килгән. Ә бит бу – ашарга ризык, кияргә кием җитмәгән авыр еллар. Хәйрлевара әбигә сокланмыйча мөмкин түгел, аның бүген дә күзләре үткен, котлауларны үзе укый.
Юбилярның хезмәт стажы 33 елдан артык. Ул Россия тимер юллары поликлиникасында стоматология кабинетында теш табибы ярдәмчесе булып эшләгән. Хәзер Хәйрлевара Ямалеева Круглое Поле поселогындагы үз йортында яши. Үз-үзенә хезмәт күрсәтә, хәрәкәт итүдә чикләүләре юк. Аңа туганы Тәнзилә Фархутдинова ярдәм итеп тора. «Мине үз баласы күк тәрбияли», – дип рәхмәт хисләрен җиткерә Хәйрлевара әби.
Аның 100 еллык гомер юлы — сугыш һәм авыр хезмәт еллары, сабырлык һәм туган җиргә тугрылык белән сугарылган тарих. Юбилярны Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Ветераннар советы җитәкчесе Фәүзия Вәҗиева, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гүзәл Латыйпова һәм Круглое Поле җирлеге башлыгы Ольга Леонидовна котлады.
— Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Бөтен район исеменнән котлап, саулык-сәламәтлек телибез. Алга таба да шулай матур итеп яшәргә язсын. Быел районыбызның 50 еллык юбилее. Сезнең 50 еллык хезмәт юлыгыз да шушы район белән бәйле. Рәхмәт сезгә! — дип ихлас теләкләрен җиткерде Камил Нәҗмиев.
Нет комментариев