Татарстанда АИ-95 бензины кыйммәтләнгән, АИ-98 һәм дизель ягулыгы бераз арзанайган. АИ-92 бәясе дә арткан, әмма үсеш 3 тиен белән генә чикләнгән.
Татарстанда 10–17 август аралыгында ягулык бәяләрендә төрле юнәлештә үзгәреш булган. АИ-92 һәм АИ-95 бензиннары кыйммәтләнсә, АИ-98 һәм дизель ягулыгының бәясе бераз төшкән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Бер атна эчендә АИ-92 бензинының литры уртача 3 тиенгә артып, 67,84 сумга җиткән. АИ-95 бәясе тагын да сизелерлек күтәрелгән — 37 тиенгә. Нәтиҗәдә, аның бер литры 72,65 сум булган. Шул ук вакытта АИ-98 бензины 38 тиенгә арзанайган. 17 августка аның уртача бәясе литрына 98,68 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгы да бераз төшкән: атна дәвамында бәясе 3 тиенгә кимеп, 80,23 сумга калган.
Нет комментариев