Открыткаларда җәй җылысы: «Дуслык» үзәгендә балалар өчен иҗади мастер-класс узган
җәмгыять

Открыткаларда җәй җылысы: «Дуслык» үзәгендә балалар өчен иҗади мастер-класс узган

Җәй — балаларның иҗади сәләтен ачар, яңа һөнәргә өйрәнер һәм күңелле мизгелләр тудырыр өчен иң кулай вакытларның берсе. Тукай районының Иске Ерыклы авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балаларга нәкъ менә шундый мөмкинлек туды: алар өчен кызыклы иҗади мастер-класс уздырылды.

Үзәк директоры Гөлназ Зарипова җитәкчелегендә балалар төрле материаллардан үз куллары белән истәлекле открыткалар ясаган. Алар эш барышында үз фантазияләрен сынап карап, иҗади сәләтләрен күрсәткән.

Балалар ясаган һәр открытка үзенчәлекле килеп чыккан.
Балалар ясаган һәр открытка үзенчәлекле килеп чыккан.

Җитәкче сүзләренчә, кояшлы җәйге көннәр балаларны яңа идеяләргә илһамландыра. Әлеге шөгыль аларга вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә генә түгел, вак моториканы үстерергә, сабырлыкка һәм төгәллеккә өйрәнергә дә ярдәм итә.

Балалар ясаган һәр открытка үзенчәлекле килеп чыккан. Аларның һәрберсендә җәйнең җылысы, балаларның хыялы һәм күтәренке кәефе чагылыш тапкан.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев