Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Глаукома – мәкерле авыру

Глаукомага каршы көрәш көне бөтендөнья күләмендә 2008 елдан билгеләп үтелә. Аны үткәрү башлангычы белән глаукомага каршы көрәш җәмгыятьләренең бөтендөнья ассоциациясе һәм әлеге авырудан интегүче пациентларның бөтендөнья ассоциациясе чыга.  Глаукоманың төрләре, аның кемнәргә янавы, дәвалау ысуллары турында табиб-офтальмолог, Яр Чаллы шәһәренең 5нче поликлиникасы офтальмология бүлеге мөдире Гөлназ Җамалиева сөйли.

Нәрсә ул глаукома?

Глаукома – күзләрнең хроник авыруы. Ул түбәндәге симптомнар белән характерлана:
– күз эче басымы күтәрелү;
– күрү нервлары зарарлану;
– күрү начарлану, сукыраю.

Статистика
40 яшьтән өлкәнрәкләрнең 1,5 проценты әлеге авырудан интегә. Яшь зуррак булган саен авыручылар саны да күбрәк. 
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бу күрсәткеч 14 процентны тәшкил итә. Россиядә бу авыру 1 миллионнан артык кешедә теркәлгән. 
Глаукома – күрү буенча инвалидлыкка китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Аны һәрдаим дәвалап тормаса, кеше сукыраерга мөмкин.

Глаукоманың төрләре

Ачык глаукома – иң киң таралган төр. Ул әкрен дәвам итә, сиздермичә генә күз эче басымы күтәрелә. Шулай ук күрү нервлары җепселләре үлү, күрү кыры югалу күзәтелергә мөмкин.
Ябык глаукома очраклары беренчел глаукоманың 20-25 процентын тәшкил итә. Бу вакытта күз эче басымы кинәт күтәрелә, хәтта приступ булырга мөмкин, күз бик нык авырта, баш әйләнә, укшыта.

Күздәге сыеклыкны контрольдә тоту
Күз эчендәге сыеклык цилиар тышчада барлыкка килә, аннары сыеклыкның 80 проценты эчкә китә. Трабекуляр һәм увеосклераль дип аталган агымнар бар. Күзнең төсле катламы һәм хрусталик аша сыеклык алгы камерага чыга.

Глаукоманы ничек ачыкларга?

Глаукома – озак вакытлар беленми торган мәкерле авыру. Чирне иртә стадиясендә алдан белү аны дәвалауның нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Глаукоманы бары тик табиб кына ачыклый һәм дәвалану билгели ала. Табиб рекомендацияләрен үтәмәү һәм үзеңне-үзең дәвалау белән шөгыльләнү күрү кырының кысылып бетүенә китерергә мөмкин. 
Глаукоманы табиб ни рәвешле билгели?
Глаукома күрү кырын тикшерү, күз эче басымын тонометр белән үлчәү, гониоскопия, ягъни алгы камераның почмагын тикшерү, офтальмоскопия, ягъни күз эче төбен һәм күрү нервлары дискын тикшерү ярдәмендә билгеләнә. 

Авыру тудыручы факторлар

40 яшьтән узганнарга, якын туганнары әлеге чир белән авыручыларга, артериаль гипертония, гипотония, мигрень кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга, югары дәрәҗә якыннан күрүчәнлек белән интегүчеләргә глаукомадан аерата сакланырга кирәк.

Нәрсә ул яхшы күз басымы?
Бүгенге көндә күз эче басымының билгеле бер нормалары юк. Күпчелек кешедә ул терекөмеш баганасының 18-25 миллиметрын тәшкил итә. Күз эче басымы һәркемнең үзенчә була. 

Офтальмологта вакытында тикшерелеп тору кирәк

35 яшькә кадәр – елга бер мәртәбә, 40 яшьтән 60ка кадәр – ике елга бер мәртәбә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә ел саен тикшерелеп торырга кирәк.

Глаукоманы дәвалау төрләре

Медикаментлар белән, лазер, хирургия юлы белән дәваларга була. Дару препаратлары белән дәвалау ачык почмаклы глаукомалы пациентларның 80 процентында уңай нәтиҗә бирә һәм яхшы күрүне озак еллар сакларга мөмкинлек бирә. Глаукома – гомер буе дәвалап торуны таләп итә торган авыру, ләкин бу чирдән тормыш бетте дигән сүз түгел, табиб-офтальмолог сезгә һәрвакыт ярдәмгә киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев